САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Музейлар ябылган, тарих биктә...”

Күптән түгел ТР Милли музеенда "Татар әдәбияты музее язмышы" дигән темага "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү булды. 2007 нче елның 16 нчы февралендә ТР Министрлар Кабинетында "Татар әдәбияты тарихы музее һәм Ш.Камалның музей-фатирын булдыру" турында карар кабул ителгән иде. Утырыш кысаларында катнашучыларга Татар әдәбияты тарихы һәм Шәриф Камал музей-фатирының концепциясе тәкъдим...

Күптән түгел ТР Милли музеенда "Татар әдәбияты музее язмышы" дигән темага "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү булды.
2007 нче елның 16 нчы февралендә ТР Министрлар Кабинетында "Татар әдәбияты тарихы музее һәм Ш.Камалның музей-фатирын булдыру" турында карар кабул ителгән иде. Утырыш кысаларында катнашучыларга Татар әдәбияты тарихы һәм Шәриф Камал музей-фатирының концепциясе тәкъдим ителде. Булачак музей Шәриф Камалның элеккеге музей-фатиры урынында, Островский урамы, 15 йортның ике катында, урнашачак. Ул тулаем татар әдәбиятын өйрәнүгә багышланачак. Экспозициядә төп урынны XX гасырның Совет чоры әдәбияты чагылышы алып торырга тиеш. Ләкин хәзерге вакытта югарыда телгә алынган карар төрле сәбәпләр аркасында үтәлми.
- Мәгълүмати технологияләр алга киткән заманда телевидение һәм Интернет иҗтимагый тормышка нык адымнар белән үтеп керде. Әдәбият һәм китап укуның әкренләп кысрыклап чыгарыла башлавы беркемгә дә сер түгел. Татар әдипләренең китаплары аз күләмдә бастырылуны күз алдында тотсак, татар әдәбиятының бүгенге халәте аяныч хәлдә. Безнең төп максат: әдәби мирасыбызны саклау, өйрәнү. Әлеге мәсьәләне чишү дәүләт карамагында булырга тиеш һәм киләчәктә Татар әдәбияты тарихы музеен булдырырга кирәк. Әлбәттә инде, музейда булган кешеләрдә татар телен, татар халкын, аның әдәбиятын белергә омтылыш артырга тиеш, - дип сөйләп үтте әлеге концепцияне тәкъдим итүче РФ һәм ТР язучылар берлеге әгъзасы Габдрахман Әпсәләмовның оныгы Альбина Әпсәләмова.
"Түгәрәк өстәл"дә Язучылар берлеге һәм ТР Фәннәр Академиясе вәкилләре, җәмәгать, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, журналистлар, язучылар нәселен дәвам итүчеләр, ТР Милли музееның Фәнни-методик советы әгъзалары да катнашты. Алар арасында Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Фоат Галимуллин, Ринат Харисов кебек шәхесләребез дә бар иде. Алар Татар әдәбияты тарихы һәм Ш. Камалның музей-фатиры концепциясенә карата үзләренең тәкъдимнәрен җиткерделәр һәм, музей булдыру ниятен тизләтү максатыннан, ТР хөкүмәтенә мөрәҗәгать-документ әзерләүләрен дә әйттеләр.
- Бу концепция әлегә хыял, теләк, план гына, чөнки бүгенге көндә аның бинасы да ярым җимерек хәлдә. Бик күп еллар элек бу музейда янгын булгач, мин бер шигырь язган идем. Ул шигырь "Тарих биктә, музей ябылган" дигән сүзләр белән бетә. Менә хәзерге көндә дә музей ябылган һәм аның алга таба чишелеше күренми. Безнең әдәбиятның тарихы искиткеч бай, матур, ләкин ул җитәрлек рәвештә пропагандаланмый, халыкка тиешенчә барып җитми. Мине бераз гына гаҗәпләндергәне дә шул: уйлап карасак, җыелышның түрендә мәдәният министрлыгы, хөкүмәт вәкилләре утырырга тиеш. Чөнки бу музей, галимнәр һәм язучылар эше генә түгел, ә, беренче чиратта, дәүләт эше! Ә инде концепция никадәр генә әйбәт булса да, аны тормышка ашырырлык матди мөмкинлекләр булмый икән, ул хыял гына булып калачак. Ләкин алга таба конкрет гамәлләр кылсак, концепцияне тормышка ашырып булыр дип уйлыйм, - дип, үз фикерен белдерде Разил Валиев.
ТР халык артисты Әзһәр Шакиров да теләкләрен, уй-фикерләрен әйтте: "Әгәр Шәриф Камал музеен да Универсиадага әзерләп күрсәтә алмасак, бу бик күңелсез күренеш булачак. Чөнки монда килгән кешеләр үз илен, тормышын төзегән һәм үткәнен белгән халыкны күрергә омтыла. Без монда бик озак сөйләшеп утыра алабыз, ләкин биредә әйтелгән фикерләр безнең арада гына калмасын, кемгәдер барып та ирешсен иде".
- Безнең халыкның горурлыгы, иң зур рухи байлыгы - күп гасырлы әдәбияты. Ләкин безнең әдәбиятыбызны ачып күрсәтерлек музейларыбыз бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Әлбәттә, Шәриф Камал музеен менә шулай итеп ясарга омтылу - зур мактауга лаек, - диде Роберт Миңнуллин да.
"Түгәрәк өстәл"дә күп фикерләр, теләкләр яңгырады. Ләкин барысы да концепцияне хуплады, ерак, бай тарихыбызны күрсәтергә, әдәбиятыбызны ачып бирергә дигән фикерне куәтләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев