САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Муса Җәлил призына

15 нче февральдә бистәнең чаңгы базасында М.Җәлил призына чаңгы ярышлары үткәрелде. Поселок мәктәп-ләреннән һәм гимназиядән килгән чаңгычылар төрле дистанцияләрдә көч сынаштылар. Стартка беренче булып иң кечкенә - 10-12 яшьлек кызлар басты. Старт бирелүгә, Алина Заһидуллина алга ыргылды (1 нче мәктәп). Әмма ул финишка 4 нче булып килеп керде. 3 нче...

15 нче февральдә бистәнең чаңгы базасында М.Җәлил призына чаңгы ярышлары үткәрелде. Поселок мәктәп-ләреннән һәм гимназиядән килгән чаңгычылар төрле дистанцияләрдә көч сынаштылар.
Стартка беренче булып иң кечкенә - 10-12 яшьлек кызлар басты. Старт бирелүгә, Алина Заһидуллина алга ыргылды (1 нче мәктәп). Әмма ул финишка 4 нче булып килеп керде. 3 нче булып киткән Алисә Гәрәева (2 нче мәктәп) финишка беренче килде. Ул бер километр араны 3 минут 42 секундта үтте. Яна Гыйләҗева (гимназия) - икенче, Надя Бедзюк (гимназия) өченче килде. 2 километрны 7 минут 05 секундта шуып узган Адилә Галимҗанова (2 нче мәктәп), Нелли Ихсанова (1 нче мәктәп) - бу ярышның җиңүчеләре булдылар. Чөнки алар икесе дә бер нәтиҗә күрсәттеләр. Өченче урынны Илона Фәсхиева (1 нче мәктәп) яулады.
15-16 яшьлек кызлар арасында Гүзәл Галиуллина (гимназия) җиңүче булды.
Төрле дистанцияләрдә ярышкан малайлар арасында Артур Ихсанов ( гимназия), Айнур Ногманов (гимназия), Илдар Ханнанов (2 нче мәктәп) үз группаларында чемпионнар булдылар.
Очколарны санаганнан соң, иң күп очко җыйган 1 нче мәктәп командасы җиңүче булды. Аңа күчмә кубок һәм диплом бирелде. Ярышларда җиңүчеләргә дипломнар һәм медальләр тапшырылды. Соңыннан яшь чаңгычыларны кайнар чәй белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев