Муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров мәгариф хезмәткәрләрен яңа уку елы белән котлады
Көндәшлеккә сәләтле укучылар тәрбиялик 2013-2014 нче уку елы гомуми белем бирү системасын масштаблы модернизацияләү белән истәлекле булды. Заманча этапта мәгариф учреждениеләре балаларны һөнәри мобильлеккә, инициативалы булырга, әйләнә-тирәгә иҗади карарга өйрәтергә тиешләр. Балага мәктәптә кызыклы һәм мавыктыргыч булса гына, без аның әҗерен ала алачакбыз. Районда мәгариф системасының матди-техник базасын ныгыту, балалар...
Көндәшлеккә сәләтле укучылар тәрбиялик
2013-2014 нче уку елы гомуми белем бирү системасын масштаблы модернизацияләү белән истәлекле булды.
Заманча этапта мәгариф учреждениеләре балаларны һөнәри мобильлеккә, инициативалы булырга, әйләнә-тирәгә иҗади карарга өйрәтергә тиешләр. Балага мәктәптә кызыклы һәм мавыктыргыч булса гына, без аның әҗерен ала алачакбыз.
Районда мәгариф системасының матди-техник базасын ныгыту, балалар өчен тиешле шартлар булдыру буенча эзлекле эш алып барыла. Быел гына моның өчен һәм хезмәт хаклары түләүгә 292 миллион сум акча тотылды. "Россия мәктәбе туры һәм күчерелмә мәгънәдә дә тузган һәм иске булырга тиеш түгел", - диде президентыбыз Владимир Путин. Бу - мәктәпләрнең заманча инфраструктурасы, яхшылап җиһазланган кабинет, ашханә, спортзаллар гына түгел, ә, бәлки, яңача эш принциплары, белем бирүнең сыйфатына югары таләпләр дә, дигән сүз.
Мәгариф хезмәткәрләренең республика киңәшмәсендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кадрлар һәм аларның һөнәри яраклылыгына тукталды. "Белем бирүнең сыйфаты, укучыга биргән белем - бу аның көндәшлеккә сәләтлелеге", - диде ул. Ышанып әйтә алам: үз эшенең остасы булмаган укытучыдан башка мәгариф системасын модернизацияләүдә уңышка ирешү турында сүз булуы мөмкин түгел. Бүгенге заман педагогы киң кырлы - үз фәненең белгече дә, коллектив һәм аерым эш һәм проектларны оештыручы да, эзләнүчән дә, тәрбияче һәм дус та булырга тиеш. Аннан информацион технологияләрне куллана, танып белү процессын мавыктыргыч һәм күпкырлы итә белү дә таләп ителә. Мәгарифкә йөрәк чакыруы буенча килгән һәм үз һөнәрләренә тугры калган, хезмәтләрен күңел биреп башкаручы барлык педагогларга эчкерсез рәхмәтемне җиткерәм. Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре! Сезне яңа уку елы белән котлыйм, игелекле хезмәтегездә яңа уңышлар һәм казанышлар телим!
Нәфис Закиров, муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев