САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәскәүдән райондаш егетләребездән сәлам алып кайттылар 

Мәскәү өлкәсе Сергиев Посад районының Шарапово бистәсендә урнашкан 14258 частьне район үз шефлыгына алуы һәркемгә мәгълүм.

Анда 18 райондаш,  күршеләребез - мөслимлеләр 17 егет хезмәт итәләр. Райондаш егетләребез хезмәт иткән частькә елга ике тапкыр барып, аларның хәлләрен белеп, хезмәт итү шартлары белән танышып кайту матур традициягә әверелде. Быел да район вәкилләре, егетләрнең әни-әбиләре егетләребез янында булып, солдат сәламе белән кайттылар. 
Хәрби бурычыгызны лаеклы үтәп, туган якларыгызга исән-имин, сәламәт булып, әйләнеп кайтырга язсын сезгә, егетләр! Ил-көннәребез тыныч булсын. Бер ел – күп вакыт түгел, күңелле очрашулар көтсен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев