Мәскәү өлкәсендә хезмәт итүче район егетләре кайнар сәлам юллыйлар

Ва­тан ал­дын­да­гы хәр­би бу­ры­чын үтәү­не хә­зер егет­ләр зур го­рур­лык бе­лән баш­ка­ра­лар. Яше җи­тү­гә, юга­ры уку йор­тын­да укы­са­лар да, аны тә­мам­ла­гач та, үз­лә­ре те­ләп, хәр­би хез­мәт­кә ки­тә­ләр. Дөнь­я­лар гы­на ты­ныч бул­сын, дип фа­ти­ха­сын би­рә ана, чын егет бул­ып кайт-сын, дип, те­ли ата ке­ше. Хө­кү­мә­те­без та­ра­фын­нан да хәр­би хез­мәт­кә игъ­ти­бар арт­ты хә­зер,...

Ва­тан ал­дын­да­гы хәр­би бу­ры­чын үтәү­не хә­зер егет­ләр зур го­рур­лык бе­лән баш­ка­ра­лар. Яше җи­тү­гә, юга­ры уку йор­тын­да укы­са­лар да, аны тә­мам­ла­гач та, үз­лә­ре те­ләп, хәр­би хез­мәт­кә ки­тә­ләр. Дөнь­я­лар гы­на ты­ныч бул­сын, дип фа­ти­ха­сын би­рә ана, чын егет бул­ып кайт-сын, дип, те­ли ата ке­ше.

Хө­кү­мә­те­без та­ра­фын­нан да хәр­би хез­мәт­кә игъ­ти­бар арт­ты хә­зер, хәт­та һәр ра­йон­ның үзе­нең шеф­лык­ка ал­ган - як­таш­ла­ры хез­мәт итә тор­ган часть­лә­ре дә бар.

Уз­ган ел без­нең ра­йон ха­ки­ми­я­те бе­лән Мәс­кәү өл­кә­се Сер­ги­ев По­сад ра­йо­ны Ша­ра­по­во бис­тә­сен­дә ур­наш­кан 14258 нче хәр­би часть ара­сын­да хез­мәт­тәш­лек­кә ки­ле­шү тө­зел­гән иде. Шу­ның ни­ге­зен­дә һәр ча­кы­ры­лыш ва­кы­тын­да часть­кә ба­рып, ра­йон­даш егет­лә­ре­без­нең хез­мәт итү шарт­ла­ры, ка­зар­ма­лар­да яшәү, ял итү мөм­кин­лек­лә­ре бе­лән та­ны­шу ка­рал­ган. Шу­шы көн­нәр­дә Сар­ман һәм Мөс­лим ра­йон­на­ры җи­тәк­че­ле­ге вә­кил­лә­ре һәм әти-әни­ләр әле­ге часть­тә бу­лып кайт­ты­лар. Бү­ген­ге көн­дә ан­да ун­си­гез - Сар­ман, ун­ту­гыз Мөс­лим еге­те хез­мәт итә. Егет­ләр Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се­нең Ко­рал­лан­ган Көч­ләр хәр­би бел­геч­лә­рен әзер­ләү һәм бе­лем­нә­рен кү­тә­рү бу­ен­ча Тө­ра­ра үзәк­кә сак, тәэ­мин итү һәм ав­то­мо­биль хез­мә­те күр­сә­тә­ләр.

Та­тарс­тан де­ле­га­ци­я­сен бу юлы да бик җы­лы ка­бул ит­те­ләр би­ре­дә. Әти-әни­ләр­гә ул­ла­ры бе­лән кү­ре­шү­не оеш­тыр­ды­лар. Аш­ха­нә­дә мул та­бын әзер­лән­де. Өс­тәл­ләр­гә ту­ган як­ла­рын­нан кил­гән күч­тә­нәч­ләр, чәк-чәк, как­лан­ган, ыс­лан­ган каз­лар ку­ел­ды. Хөр­мәт бе­лән, из­ге те­ләк­ләр те­лә­нә-те­ләнә, Сар­ман, Мөс­лим ик­мәк­лә­ре ки­сел­де. Ра­йон баш­лы­гы Фә­рит Хөс­нул­лин­ның мө­рә­җә­га­тен һәм ак­ча­ла­та бү­лә­ген егет­ләр их­лас­тан сө­е­неп ка­бул ит­те­ләр. Алар­ның "Сар­ман" га­зе­та­сы сан­на­рын кы­зык­сы­нып уку­ла­рын кү­зәт­тек. Ту­ган як­ка мә­хәб­бәт чит җир­ләр­дә сы­на­ла шул. Ра­йон ту­рын­да­гы ки­но­фильм аны та­гы да ны­гыт­ты. Кич буе бер­гә бул­ды­лар егет­ләр, рә­хәт­лә­неп ял ит­те­ләр, сый­лан­ды­лар.

- Ар­мия хез­мә­те бик җи­ңел­ләр­дән тү­гел ин­де. Мон­нан чы­ны­гып, чын егет бу­лып, тор­мыш мәк­тә­бе узып кай­та­сың, - ди­деләр егет­ләр һәм якыннарына, авылдашларына кайнар сәламнәрен юлладылар.

Ә хез­мәт итү шарт­ла­ры би­ре­дә бик ях­шы. Ко­ман­дир­ла­ры да ке­ше­лек­ле, сол­дат­лар ара­сын­да үза­ра дус­лык та әй­бәт. Ин­де озак­ла­мый, Ал­ла бо­ер­са, хез­мәт итү сро­гын ту­ты­рып, кай­бер­лә­ре­нең кай­ту ва­кы­ты да җи­тә. Исән-имин оч­ра­шу­лар на­сыйп ит­сен Хо­дай.

Часть ко­ман­ди­ры пол­ков­ник Вик­тор Буй­во­лов бе­лән оч­ра­шу тәэ­сир­ле үт­те. Ул егет­ләр­нең хез­мә­тен­нән ка­нә­гать­ле­ген бел­дер­де. Сар­ман һәм Мөс­лим ра­йон­на­ры хәр­би ко­мис­са­ри­а­ты на­чаль­ни­гы Даш­гын Га­са­нов, ра­йон яшь­ләр эше, спорт һәм ту­ризм бү­ле­ге җи­тәк­че­се Ил­ги­зәр Га­дел­шин Сар­ман му­ни­ци­паль ра­йо­ны баш­лы­гы Фә­рит Хөс­нул­лин исе­мен­нән часть­кә ис­тә­лек бү­лә­ге - флей­та тап­шыр­ды­лар.

- Ки­лә­чәк­тә Кремль янын­да­гы мәй­дан­чык­та чы­гыш ясар­лык ор­кестр туп­лау исә­бе­без, бу уен ко­ра­лы без­гә бик ки­рәк иде, - ди­де, их­лас­тан рәх­мә­тен бел­де­реп ко­ман­дир.

Сол­дат­лар бе­лән кү­ре­шү ае­ру­ча әти-әни­ләр кү­ңе­лен­дә ма­тур ха­ти­рә­ләр кал­дыр­ды. Ике әти-әни­нең го­мер бәй­рәм­нә­ре нәкъ ме­нә ул­ла­ры бе­лән оч­ра­шу кө­не­нә ту­ры ки­лүе дә ис­тә­лек­ле бул­ды.

Хәр­би хез­мәт урын­на­рын­да бу­лу Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­сен­дә сак­ла­ну­га сә­ләт­ле­лек­не ны­гы­ту, яшь­ләр ара­сын­да граж­дан­лык һәм пат­ри­о­тик хис­ләр­не тәр­би­я­ләү мак­сат­ла­рын­да оеш­ты­ры­ла. Мон­да ба­ры­сы да ачык, анык. Хә­зер егет­ләр­гә элек күп­ләр ку­рык­кан "де­дов­щи­на" да яна­мый. Ба­ры­сы да - ти­гез хо­кук­лар­да, бар­ча­сы­на да бер­төр­ле ка­раш. Нин­ди ге­нә шарт­лар­да да юга­лып кал­мау, үз-үзең­не як­лый алу сә­лә­те ме­нә үзең­нән то­ра. Ә хәр­би хез­мәт кы­ю­лык­ны арт­ты­рыр­га, тор­мыш­та үз уры­ның­ны та­бар­га да яр­дәм итә.

Әйе, яшь­ләр - без­нең ки­лә­чә­ге­без, ди­гән әй­тем бар. Ис­кер­гән ке­бек то­ел­са да, лә­кин бик ти­рән эч­тә­лек­ле, әһә­ми­я­тен мәң­ге җуй­мас сүз­ләр. Бү­ген­ге көн­дә нин­ди ал­маш, нин­ди бу­ын тәр­би­я­лә­сәк, ал­да­гы кө­не­без дә шун­дый мо­хит­та үтә­чәк.

- Яшь­ләр сә­я­сә­те - мө­һим мәсь­ә­лә­ләр­нең бер­се, яшь­ләр бе­лән эш­ләү­не та­гын да җан­лан­ды­рыр­га, алар­ның тор­мыш­ла­ры бе­лән якын­нан кы­зык­сы­ныр­га, алар­га яр­дәм итәр­гә ки­рәк. Ял­ла­рын ни­чек уз­ды­ра­лар, спорт мәй­дан­чык­ла­ры, мә­дә­ни­ят йорт­ла­ры буш тор­мый­мы - ба­ры­сы да конт­роль­гә алы­ныр­га ти­еш, - ди­гән иде Пар­ла­мент җи­тәк­че­се Фә­рит Мө­хәм­мәт­шин да, Дәү­ләт Со­ве­тын­да бер­дәм­рос­си­я­ле­ләр­нең фрак­ция җи­тәк­че­лә­рен җый­гач.

Аль­би­на Са­би­ро­ва, "Бер­дәм Рос­си­я" пар­ти­я­се­нең ра­йон Со­ве­тын­да­гы фрак­ци­я­се җи­тәк­че­се, со­ци­аль мәсь­ә­лә­ләр бу­ен­ча да­и­ми ко­мис­сия рә­и­се.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 июль 2021 - 11:28
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар