САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәскәү безгә якынаермы?

Мәскәү – Казан түләүле юлы салынырмы, әллә күпне күргән М7не төзекләндерү белән чикләнерләрме?

“Европа – Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт коридоры проекты кысасында Мәскәүдән Казанга кадәр 729 чакрым озынлыктагы юл тө­зү тәкъдиме турында соң­гы елларда сүз күп булды. Юлны төзү 539,6 млрд сумга тө­шәр­гә мөмкин. Бу беренче техник категория­дәге автомагистраль булачак. Юлның һәр ягында да икешәр хәрә­кәт полосасы салыначак. Хә­рә­кәт тизлеге исә сәгатенә 120 чакрымга исәп­ләнгән. Шу­лай итеп, Мәскәүдән Казанга ка­дәр 12 сәгатьлек юл 6,5 сә­гать­кә калырга мөмкин.

Июнь аенда Россия Пре­мьер-министры Дмитрий Мед­ведев түләүле магист­раль узачак районнар исемлеген әйтте. Мәскәү – Түбән Нов­город – Казан автомобиль юлының Татарстандагы өлеше 133 чакрымны тәшкил итәчәк һәм Апас, Кайбыч, Юга­ры Ослан, Кама Тамагы, Лаеш, Питрәч җирлек­ләре аша узачак.

Мәскәүдән Казанга кадәр түләүле юлны М7 “Волга” трассасына алмаш буларак төземәкчеләр. Федераль экспертлар фикеренчә, яңа юл­ның файдасын ил хал­кының 40 проценты сизәчәк. “Автодор” дәүләт компаниясе исәп­­ләп чыгарган мәгълү­матка карасаң, маршрут ил эчендә 70 миллион тонна товар җәлеп итүгә китерәчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев