САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мортыштамак мәктәбендә район педагоглары семинары үткәрелде

18 нче гыйнвар көнне Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Педагогларның һөнәри осталыгы үсеше – уңышлы белем бирүнең нигезе" темасы астында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә утырышы узды.

Семинарда укытучылар тарафыннан ачык дәрес һәм мастер-класслар күрсәтелде. Үз чыгышларында укытучылар дәресләрдә туган кыенлыклар, аларны чишү юлларын һәм кулланыла торган эш методлары, алымнары турында сөйләделәр.

Утырыштан соң укытучылар Мортыштамак авылы тарихы музее эшчәнлеге белән таныштылар.

Семинарның эше нәтиҗәле булып, укытучылар үзләренә файдалы мәгълүматлар алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев