САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мортыштамак мәктәбендә III Сарман районара фәнни - экологик конференциясе уздырылды

20 апрель көнне Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә 8 юнәлеш буенча укучыларның III Сарман районара фәнни - экологик конференциясе уздырылды.

 Конференцияне гамәльгә куючы Сарман башкарма комитетының мәгариф бүлеге иде. Анда районның 17 мәктәбеннән, күрше Мөслим районының 5 мәктәбеннәи 1-11 сыйныфларда укучы барысы 58 бала һәм аларны әзерләгән укытучылар катнашты. Компетентлы жюри җиңүчеләрне мәгариф бүлеге дипломнары белән бүләкләде. Һәр секциянең абсолют җиңүчеләре Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама аръягы территориаль бүлеге дипломнарына лаек булды. Укучылар эшлләрен тәкъдим иткән вакытта укытучылар туган як музеннда булдылар. Конференция укучыларга үзләренең фикердәшләре белән аралашып, белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирде, барысына да бик охшады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев