САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мортыштамак мәктәбе укучылары экология конференциясеннән кайттылар

Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары А.М.Терентьев исемендәге XXVI Идел буе фәнни-экологик конференциясендә Сарман районы данын яклап кайттылар.

Конференция 21-24 февраль көннәрендә башкалабыз Казанда үтеп, биредә укучыларга агроэкология, тау, сәнәгать һәм химия экологиясе, биоиндикация һәм биомониторинг өлкәсендәге фәнни тикшеренүләре нәтиҗәләре белән уртаклашу мөмкинлеге дә тудырыла. Бәйгедә Татарстан, Чуашстан, Башкортстан республикаларыннан, Оренбург өлкәсеннән, Казан, Мәскәү шәһәрләреннән 160тан артыграк укучы катнаша.
- Әлеге конференциядә мин “Сарман районының кызыклы табигый объектлары” темасы белән чыгыш ясадым. Бу көн минем өчен чын дәрәҗәсендә Фән бәйрәме, Иҗат, Акыл бәйрәме булды. Конференция барышында мин күп сорауларга җавап таптым. Миңа эзләнү эшемдә фәнни җитәкчем Фәнис Фаварис улы Галиев ярдәм итте, - ди 8 сыйныф укучысы Алия Абдуллина. - Узган атнада, 13 март көнне, Яр Чаллы шәһәренең 24 нче номерлы мәктәбендә Ә.С.Тайсин истәлегенә, ТАССР оештырылуга 100 елллыкка багышланган IX Республика укуларында катнаштык. Ә.С.Тайсин – күп еллар Казан дәүләт педагогика институтының география факультеты деканы, “Татарстан географиясе” дәреслегенең авторы булып танылган шәхес. Бу фәнни-практик бәйгедә Татарстан район-шәһәрләреннән җыелган укучылар гына түгел, укытучылар да – барысы 170тән артык кеше катнашты. Безнең эшләр җәйге ял чорында экологик лагерь кысаларында уздырылган Сарман районы территориясен комплекслы тикшерү нәтиҗәләре буенча язылган иде. Шул эшләрне яклап, без Сертификат һәм Диплом, фәнни җитәкчебез Мәгариф һәм фән министрлыгының I дәрәҗә Дипломына лаек булды. Бу елның октябрь-ноябрь айларына оештырылачак тагын да югарырак дәрәҗәдәге чарага, Ә.С.Тайсинның тууына 100 ел булуга багышланган конференциягә чакыру алдык. Шуның өстенә Россия Географик Җәмгыятенең Татарстан бүлеге тарафыннан безгә вазифа да йөкләнде – җәй көненә республика күләмендә уздырырлык туристик маршрут әзерләргә, аны Җәмгыять оештырган конкурска җибәрергә һәм якларга әзерләнергә. Бу нәкъ минем эшем юнәлеше иде. Шул эшләргә иптәшләрем һәм фәнни җитәкчебез белән әзерләнергә канатланып кайттык. Безнең өчен бу зур мәртәбә һәм йөкләмә дә әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев