САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мортыштамак мәктәбе санитар-экологик икеайлыкны башлады

Татарстанда 1 нче апрельдән санитар-экологик икеайлык башланып китте.

Әлеге чарада Сарман районының Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбе дә катнаша. Мәктәптә укучылар икеайлык дәвамында яшел зоналар, парклар һәм балалар мәйданчыклары, мәктәп территориясен кыш буена җыелган чүп-чардан арындырачаклар. Шулай ук урман полосаларын һәм яр буе зоналарын җыештыруга аеруча игътибар биреләчәк. Агымдагы атнада инде укучылар авылыбызның Дамир Әхмәтов исемендәге ял паркында чистарту эшләре алып барды. Карлар тарату, чүпләр җыю, юлларны себерү кебек эшләр оештырылды. Әлеге башкарылган эшләр балаларда табигатькә, тереклек ияләренә карата сакчыл караш тәрбияләп, туган якка, аның табигатенә карата мәхәббәт уятыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев