САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мортыштамакта Ял паркы ачылды

Бүген Мортыштамак авылында Дамир Әхмәтов исемендәге Ял паркын ачу тантанасы узды. Анда район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев, авыл җирлекләре башлыклары, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы катнаштылар. Паркны төзүдә катнашканнарга Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе...

Бүген Мортыштамак авылында Дамир Әхмәтов исемендәге Ял паркын ачу тантанасы узды. Анда район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев, авыл җирлекләре башлыклары, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы катнаштылар. Паркны төзүдә катнашканнарга Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлшат Абдуллинага - символик ачкыч, спорт инвентарьлары һәм аларны алу өчен сертификат, Колмәт авылы мәдәният йорты мөдире Гөлнур Газизовага шундый ук бүләкләр тапшырылды.

Ял паркын төзүгә авыл халкы да актив катнашкан, үзара салым акчалары шуңа тотылган. Анда балаларга да, зурларга да урын табыла. Паркта комлык, таганнар урнаштырылган, кечкенә таулар, баскетбол уйнар өчен мәйданчык ясалган.

Чара хәзерге вакытта дәвам итә, анда концерт номерлары күрсәтелә, спорт ярышлары үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев