Мортыштамакта ял итү урыны булачак
2016 ел Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Ул җәмәгатьчелекнең игътибарын су объектларын саклау һәм тергезүгә юнәлтүне, биологик су ресурсларының яшәү мохитын саклау буенча эшләр башкаруны максат итеп куя. Бу елны узган - Парклар һәм скверлар елы буларак үткәнендә башланган эшләрне дәвам итү елы дип тә атарга мөмкин,...
2016 ел Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Ул җәмәгатьчелекнең игътибарын су объектларын саклау һәм тергезүгә юнәлтүне, биологик су ресурсларының яшәү мохитын саклау буенча эшләр башкаруны максат итеп куя. Бу елны узган - Парклар һәм скверлар елы буларак үткәнендә башланган эшләрне дәвам итү елы дип тә атарга мөмкин, чөнки сулыклар янында халык өчен уңай шартлар тудыру буенча чаралар да планлаштырыла.
- Районда да берничә елга, инеш тирәсен төзекләндерү планлаштырылды, - ди район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлегенең баш белгече Илдар Нуретдинов. - Мортыштамак авылы янындагы Мор күлен төзекләндерү, Илексаз авылы ягыннан төшүче елганың (ул халык телендә Саз елгасы дип йөртелә) Сарманда Рәфыйков урамы башындагы урынын тәртипкә китереп, буа ясап, ял итү урыны булдыру, Минзәлә елгасының Терешкова урамы тирәсендә (Сарманның аръягына чыга торган җирендә) ярларын ныгыту, тәртипкә китерү, шунда ук үзәнен турайту буенча эшләр башкарылачак.
Мортыштамак авылы тирәсеннән үтеп йөрүчеләр күрәдер, биредә эшләр башланды инде. Аларны Сарман «Мелиорация» күчмә механикалаштырылган колоннасы алып бара. Җәмгыять директоры Зөлфәт Хамматов әйтүенчә, биредә 11 миллион 200 мең сумлык эшләр каралган.
- Бүгенге көндә без күлнең төбен ләмнән, агач, куак төпләреннән чистартабыз, - ди Зөлфәт Мирзамөхәммәтович. - Сүз дә юк, күләмле эш, әмма язга кадәр чистартып бетерербез, дип уйлыйм. Анда авыл халкы өчен генә түгел, ә юлчылар да туктап, ял итәрлек матур урын булачак. Күл тирәсенә ком да ташылачак. Планда эшләрне төгәлләү ел ахырына гына булса да, без Сабантуйга өлгертергә тырышабыз.
Эх, дускаем, кил әле, күл буйларын күр әле, дип җырлый бит Зөһрәбез. Быелдан күреп куанырлык елга, күл буйлары күпкә артыр төсле. Тик үзебез дә, су буйларында ял итү белән беррәттән, аларны саклау, әйләнә-тирәсен чүпләмәү, күреп күз генә түгел, күңел дә сөенерлек мөнәсәбәттә булсак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев