САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мортыштамак мәктәбендә "Иң яхшы әйдәман" конкурсы үтте

21 февральда Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Иң яхшы әйдәман" конкурсы узды. Анда районнан 17 мәктәп катнашты. Бердәнбер әйдәман егет Сарман гимназиясеннән Руслан Самсонов булды. Иң яшь әйдәман Җәлилнең беренче санлы мәктәбеннән иде. Сарман гимназиясе психологы Винера Галәлиева тренинг үткәргән вакытта әйдәманнар үзләренең визит карточкаларын ясадылар, бер-берсе белән таныштылар....

21 февральда Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Иң яхшы әйдәман" конкурсы узды. Анда районнан 17 мәктәп катнашты. Бердәнбер әйдәман егет Сарман гимназиясеннән Руслан Самсонов булды. Иң яшь әйдәман Җәлилнең беренче санлы мәктәбеннән иде.

Сарман гимназиясе психологы Винера Галәлиева тренинг үткәргән вакытта әйдәманнар үзләренең визит карточкаларын ясадылар, бер-берсе белән таныштылар. Барлык катнашучылар да актив, балалар яратучан, эрудицияле икәнлекләрен күрсәттеләр.

Конкурста финалга ун укучы чыкты. Нәтиҗәдә беренче урынны Җәлил гимназиясеннән Энҗе Сабитова яулады, икенче урында Зур Нөркәй мәктәбе укучысы Азалия Шакирова урнашты, өченче урынны Кәүҗияк мәктәбеннән Илзидә Салихова алды. Финалга чыккан кызлар, бергәләп, концерт номеры күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев