САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мортыштамак авылында яшәүче Дәнфирә апа Низаметдиновага 90 яшь тулды

Колмәт авылында туып-үскән, бүгенге көндә Мортыштамак авылында яшәүче, 22 ел гомерен халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүгә багышлаган, тыл һәм хезмәт ветераны Низаметдинова Дәнфирә Мөхәммәтдин кызына бүген 90 яшь тулды. Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгының истәлек бүләген аңа район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тапшырды. Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы...

Колмәт авылында туып-үскән, бүгенге көндә Мортыштамак авылында яшәүче, 22 ел гомерен халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүгә багышлаган, тыл һәм хезмәт ветераны Низаметдинова Дәнфирә Мөхәммәтдин кызына бүген 90 яшь тулды. Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгының истәлек бүләген аңа район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тапшырды. Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев, авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Гүзәлия Гавасетдинова да ветеранга иң изге теләкләрен ирештерделәр. Мортыштамак авылы ветераннар советы рәисе Мөнирә Исмәгыйлева, Дәнфирә апаның килене Розалия Галиева, туганнары Кадрия Әхмәтова, Рәйханә Мирсәетова ветеран белән бәйле җылы истәлекләрен барладылар, аңа рәхмәтләрен әйттеләр. Ветеран хакында тулырак язма газетаның - алдагы саннарында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев