САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мортыштамак авыл җирлеге яңа елны зур кәеф күтәренкелеге белән каршы алды

"2017 ел тарихка башкарылган күләмле эшләребез белән кереп кала, -ди авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев.- Мәдәният йорты, китапханә, почта, саклык банкы, агофирманың - "Үрнәк", АТС, полициянең участок инспекторы бүлекчәләре, авыл җирлеге урнашкан бинага мәктәптәге музей да күчерелү аны күпфункцияле үзәк итте." Мәдәният йорты каршында чигү, фитнес, теннис, шахмат, бильярд түгәрәкләре...

"2017 ел тарихка башкарылган күләмле эшләребез белән кереп кала, -ди авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев.- Мәдәният йорты, китапханә, почта, саклык банкы, агофирманың - "Үрнәк", АТС, полициянең участок инспекторы бүлекчәләре, авыл җирлеге урнашкан бинага мәктәптәге музей да күчерелү аны күпфункцияле үзәк итте." Мәдәният йорты каршында чигү, фитнес, теннис, шахмат, бильярд түгәрәкләре эшли. Алар әледән-әле район күләмендәге бәйгеләрдә уңышлы чыгышлар ясап, призлы урыннар яулыйлар. "Чишмә" вокаль ансамбле эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Район күләмендә үткән "Без -сәнгатьле халык" дип исемләнгән смотр-конкурста авыл җирлекләре арасында Мортыштамак икенче дәрәҗә дипломга лаек булды. "Быел Мортыш күле буенда 450 төп агач утыртылды, авыл сабантуе мәйданы булдырылды. Җирлек эчендәге юлларны төзекләндерү буенча да нәтиҗәле эшләнде. Колмәт авылына 2 километр озынлыкта юл салу эше башланды.Мортыштамакның Комсомол урамына 1 километр озынлыктагы су линиясе сузылды. Яшьләр урамына газ линиясе сузу эшләре башланды. Колмәт авылы зиратының коймасы алыштырылды,"- ди җирлек башлыгы. 2017 ел 15 кенә кеше торган Боламык авылы өчен дә сугыш һәм тыл ветераннарының, сугыш чоры балаларының исем-фамилияләре язылган обелиск ачылу белән хәтерләрендә калачак. Мортыштамак авылы һәйкәленә дә сугыштан кайтканнарның исемлеге язып урнаштырылган. Дамир Әхмәтов исемендәге ял паркына балалар өчен карусельләр кайтартылган. Авыл җирлекләре арасында үткәрелә торган республика бәйгесендә узган ел Мортыштамак җирлеге бер миллион сумлык грант отып, аңа трактор алуга иреште. Яңа елда да яңадан яңа уңышлар сезгә, мортыштамаклылыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев