САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мортамакта парк чистартылды

Санитар чистарту икейлыгы башлануга, җирлектә җыештыру, төзекләндерү эшләре тагын да җәелдерелде. Узган җомгада авыл җирлеге башкарма комитеты, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре көче белән Дамир Әхмәтов исемендәге ял паркы тагын бер кат тәртипкә китерелде: балалар уен мәйданчыкларына ком салынды, чокырлы урыннар тигезләнде, агач төпләре йомшартылды. Апрель башыннан ук урам башлары, юл...

Санитар чистарту икейлыгы башлануга, җирлектә җыештыру, төзекләндерү эшләре тагын да җәелдерелде. Узган җомгада авыл җирлеге башкарма комитеты, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре көче белән Дамир Әхмәтов исемендәге ял паркы тагын бер кат тәртипкә китерелде: балалар уен мәйданчыкларына ком салынды, чокырлы урыннар тигезләнде, агач төпләре йомшартылды. Апрель башыннан ук урам башлары, юл кырлары чистартылды. Авыл янәшәсендәге Мор елгасы буен кирәксез агачлардан арындыруда эшләдек, каты көнкүреш калдыклары түгелә торган урын тәртипкә китерелде. Җирлектәге оешма-учреждениеләр үз территорияләрен чистартлар, мәктәп коллективы басма буен тәртипләп, күзәтеп торуга алынды. Авыл җирлеге буенча иң төзек йортка конкурс игълан иттек, җиңүчесен Сабантуйга билгеләячәкбез.

Мәҗит Әхмәтгәрәев, Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев