САРМАН
  • Рус Тат
  • Мортамакта хоккей ярышы үтте

    Мортыштамак гомумбелем бирү мәктәбе кортында эшмәкәр Сергей Кудрявцев кубогына укучы яшүсмерләр арасында хоккей ярышы оештырылды.

    Уеннарга район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин старт бирде. Бүләкләү тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Альфис Мөхәммәтгәрәев катнашты. Нәтиҗәдә Мортыштамакның "Волна" командасы җиңү яулады. Икенче урынны Сарманның "Старт" командасы алды. Оченче урында Петровка Завод хоккейчылары булдылар. Хоккей барышын ярышларның комментаторы Фердинанд Габдрахманов туры эфирда алып барды. Теләгәннәр уеннарны онлайн-режимда күзәтте.
    Альбина Сабирова язмасы
    Илгизәр Гаделшин фотолары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: