САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мортамакта авыл клубына яңа пәрдәләр кирәклеген әйттеләр

Җирлектә узган отчет җыелышында муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, “Сарман” агрофирмасының җитештерү комплексы идарәчесе Диккат Хөснетдинов, районның оешма һәм предприятие җитәкчеләре катнаштылар.

Иң элек авыл җирлегендә башкарылган эшләр хакында Мортыштамак җирлеге башлыгы Илдар Һадиуллин чыгыш ясады. “Сарман” җитештерү комплексының әйдәп баручы агрономы Ризван Закиров авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күрсәткечләргә тукталды. Участок уполномоченные Марс Кәримов җирлеккә кергән авыллардагы тәртип, хокук торышын аңлатты. Ветераннар советы рәисе Мөнирә Исмәгыйлева ветераннар тарафыннан башкарылган эшләрне, алар катнашында узган чараларны анализлады һәм авыл клубына яңа пәрдәләр алуда ярдәм сорады. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин җыенда катнашучыларны районның узган елдагы социаль-икътисади үсеше белән таныштырды, алдынгыларны, юбилярларны бүләкләде. Соңыннан җыен кунаклары авылның туган якны өйрәнү һәм тарих музеенда да булдылар.

Альбина Сабирова язмасы .

Автор һәм Илнур Сибгатуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев