САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Моннан 150-200 еллар элек Сарманда хатын - кыз исемнәре

Тарих төпкеленгән килгән исемнәр.

 

Исем кешенең визит карточкасы кебек. Шуңа балага исем сайлаганда ата-анадан икеләтә җаваплылык таләп ителә. Һәркем сабыена башкалардан үзгәрәк, матуррак исем кушарга тели. Бу уңайдан төрки халыкларның  үз традицияләре булган. Татарларда исә, ислам дине  белән бергә, ул чорның гыйлемлелек дәрәҗәсе дә йогынты ясамый калмаган.  Моннан 150-200 еллар элек Сарман, Рангазар, Шыгай авылларында кушылган хытын-кыз исемнәрен генә алыйк.  1816, 1834 еллардагы сан алу мәгълүматларыннан күренгәнчә, башкортлар, типтәрләр һәм ясаклы татарлар аерым исемлекләргә (ревзская сказка)  теркәлсә, 1859 елда татарлар белән башкортлар бер исемлеккә язылган.  Баштагы чорларда башкорт белән типтәрләрдә ир-ат исемнәрендә үзгәлекләр күзгә чалынса, 1859 елда  инде аерымлыклар  юк.

Реклама

1816 елдагы исемнәр популяр булган, күрәсең, алар аннан соңгы елларда туган балаларга да кушылган. Арада безнең көнгә кадәр килеп җиткәннәре дә шактый. Балтабикә, Гөлүктин, Гомәшә, Накбигар исемнәре генә әлләни җәелеп китмә алмаган. Әһәмиятле тагын бер факт: 60 яшьне үткән хатын-кызлар  бу елда бик аз. Ярты гасырга өч авылга  иң өлкәнне дип, 85 яшьлек Гөлтүкне язып куйганнар. Күрәсең, инде ул үзе дә, балалары да мулла кушкан исемен хәтерләмәгән, шуңа кушаматын гына теркәгәннәр. Асылбикә, Әгълисафа, Әсхәбҗамал, Әминә исемнәре дә киң таралмаган, алар авылга бер-ике генә.

Дәвамын "Сарман" газетасының 21 март санында "Без тарихта эзлебез" рубрикасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X