САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә теннис турниры үткәрелде

21-24 ноябрь көннәрендә Сарман аграр көллияте спорт залында Татарстан Республикасының атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә өстәл теннисы буенча республика турниры үткәрелде.

Беренче көнне 10 яшьлек һәм аннан кечерәк уенчылар көч сынашты. I-III урыннарны кызлар арасында Мортамак мәктәбеннән Язилә Хафизова, Ләйсән Сабирова, Эвелина Хафизова, малайлар арасында Илназ Хәкимов (Сарман гимназиясе), Илназ Низамов (Сарман урта мәктәбе), Кәрим Ризатдинов (Сарман урта мәктәбе) бүлештеләр.
Икенче көнне район мәктәпләре укучылары ярышты. Ярышларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова ачып җибәрде, уенчыларга уңышлар теләде. Аларда барлыгы 11 мәктәп һәм аграр көллияттән 36 егет һәм 27 кыз катнашты. I-III урыннарны кызлар арасында Камилә Нәбиуллина (Сарман гимназиясе), Рузилә Сабирова, Рәмилә Хөсәенова (Мортамак мәктәбе) алдылар. Малайлар арасында иң җитезләре Альмир Мөхәммәдиев (Сарман аграр көллияте), Ранис Галләмов (Сарман урта мәктәбе), Илназ Хәкимов (Сарман гимназиясе) булдылар. Гомумкоманда беренчелегендә I урынга – Сарман гимназиясе, II урынга – Мортамак мәктәбе, III урынга Сарман аграр көллияте командалары лаек булды.
24 ноябрь көнне ярышлар ике яшь төркемендә уздырылды. Аларда үзебезнең уенчылар белән бергә Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Әлмәт, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Менделеевск, Башкортостанның Бакалы районнарыннан 58 егет һәм 31 кыз көч сынашты. 2004-2007 елгы уенчылар арасында безнең районнан Айрат Гәрәйханов II урынны яулады. 2008 елгы һәм аннан кечерәк уенчылар арасында Җиңү кунак уенчыларга елмайды.
Җиңүчеләргә һәм аларның тренерларына истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ярышларның иганәчеләре Фәрит Хөснуллин һәм Рөстәм Нуруллин булдылар.
Мәгълүматны Зөлфия Шәрипова әзерләде, фотолар авторы - Тәлгать Ахунов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев