САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мөмкинлекләр мәктәбе

Узган атнада Җәлил поселогы Мәдәният сараенда район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үткәрелде. Ул "Мөмкинлекләр мәктәбе һәм мәктәпнең яңа мөмкинлекләре" дигән тема астында үтте. Аның эшендә Мәгариф сферасында күзәтчелек һәм контрольлек итү департаментының законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге начальнигы Л.Лисенкова, район башлыгы Н.Закиров, авыл җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре һәм башкалар катнаштылар....

Узган атнада Җәлил поселогы Мәдәният сараенда район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үткәрелде. Ул "Мөмкинлекләр мәктәбе һәм мәктәпнең яңа мөмкинлекләре" дигән тема астында үтте. Аның эшендә Мәгариф сферасында күзәтчелек һәм контрольлек итү департаментының законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге начальнигы Л.Лисенкова, район башлыгы Н.Закиров, авыл җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре һәм башкалар катнаштылар.
Мәгариф хезмәткәрләрен бәйрәм белән иң элек район башлыгы Н.Закиров тәбрикләде. "Укытучыларның август киңәшмәсе - район тормышындагы мөһим вакыйга. Нәкъ менә биредә укытучылар корпусы эшчәнлеге дәрәҗәсе билгеләнә, алга бурычлар йөкләнә. Билгеле булганча, форма эчтәлеккә туры килергә тиеш. Бу - төп мәсьәлә укыту процессы һәм аның сыйфаты булырга тиеш, дигән сүз. Соңгы елларда укытучыларның белем сыйфаты тагы да артты. Нәтиҗәдә БДИ баллары, мәктәпне медальгә бетерүчеләр саны арта бара. "Балаларны тәрбияләү һәм аларның иҗади потенциалын үстерү өчен ата-аналар гына түгел, мәктәп тә җаваплы. Күп иҗади сәләтләрен балалар нигездә дәрестән тыш вакытта үстерәләр", - дип билгеләп үткән иде ТР Президенты Р.Миңнеханов Мамадышта үткәрелгән республика конференциясендә. Моның өчен бездә дә барлык шартлар тудырылды", - диде ул. Нәфис Абдулкасимович район мәгарифен үстерүдәге зур өлешләре өчен депутатыбыз - "Татнефть" компаниясе генераль директоры Ш.Тәхаутдиновка, "Җәлилнефть" идарәсе җитәкчесе М.Каюмовка рәхмәт белдерде. Нефтьчеләр исеменнән котлау сүзләрен "Җәлилнефть" идарәсе җитәкчесе урынбасары Р.Шәйхетдинов җиткерде.
Соңыннан сүз мәгариф бүлеге җитәкчесе З.Гыйләҗевага бирелде. Ул киңәшмәдә катнашучыларны районның мәгариф системасы торышы һәм 2012-2013 нче елларга үсеш юнәлешләре белән таныштырды. Бүгенге көндә районда 13 урта, 11 төп гомуми белем бирү, 3 башлангыч, 37 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе, 1 өстәмә белем бирү мәктәбе эшли. Дәүләтнең максатчан программасының бер өлеше булып мәктәпкәчә белем бирү системасы тора. 37 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесендә 1806 бала тәрбияләнә. 1 нче сентябрьгә балалар учреждениеләренә чират көтелми. Балалар бакчаларына балаларны чиратка кую гадиләштерелде, бердәм электрон база эшли.
(Башы 1 нче биттә).
Мәктәпкәчә белем бирүнең тагын бер мөһим юнәлешләреннән берсе - балаларга дәүләт һәм туган телләрен өйрәтү. 31 бакчада балаларга тәрбия үз туган - татар телләрендә бирелә. 6 рус һәм татар телле балалар бакчасында татар төркемнәре эшли. Барлык балалар бакчаларында "Күңелле телләр" дигән республика программасы тормышка ашырыла. Балаларны сәламәт итеп тәрбияләү, эстетик, иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан, ритмик пластика, хореография, математика һәм башка юнәлешләр буенча түгәрәкләр эшли.
Яңа уку елында район мәктәпләрендә 4228 бала белем алыр дип фаразлана. Гомуми белем бирү системасында инновацион үзгәрешләрнең нәтиҗәлелеге шактый күләмдә башлангыч мәктәп эшчәнлегенә бәйле. Шуңа күрә "Безнең яңа мәктәп" милли мәгариф инициативасы һәм мәгарифнең үсеш стратегиясенең мөһим юнәлешләреннән берсе - Федераль дәүләт стандартларын кертү. Нәтиҗәдә башлангыч мәктәпкә карата таләпләр нык артты. Районда "2010-2012 нче елларга авыл гомуми белем бирү учреждениеләре челтәрен үстерү" программасы тормышка ашырыла. 16 мәктәп автобусы 24 маршрут буенча 478 баланы йөртә. З.Гыйләҗева билгеләп үткәнчә, күрелгән чаралар нәтиҗәсендә соңгы елларда авыл балаларының белем сыйфаты арту күзәтелә.
Сәләтле балалар белән эшләү дә - бүгенге көн мәгарифенең тагын бер төп юнәлеше. Узган уку елында 7 укучы республика фән олимпиадаларында призлы урыннар алды. 1 укучы "Авылның 100 талантлы баласы" акциясе стипендиаты булды. 13 укучы "Татнефть" җәмгыяте каршында оештырылган "Сәләтле балалар" хәйрия фондының премиясенә ия булды. Укучылар Бөтенроссия һәм республика конкурсларында югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. 383 тугызынчы класс укучысы рус теле һәм математикадан мәҗбүри рәвештә яңа формада дәүләт аттестациясе үтте һәм аның нәтиҗәләре республиканың уртача күрсәткеченнән югарырак. 11 нче класс укучылары 11 фәннән бердәм дәүләт имтиханнарын бирделәр. Рус теленнән аның нәтиҗәләре республика күрсәткече белән тигез булса, математика, җәмгыять белеме, физика, тарих, биология, рус әдәбияты, географиядән югарырак. 80 һәм аннан югарырак балл җыючы укучыларның саны да быел шактый артык. БДИ буенча иң яхшы нәтиҗәләрне Җәлилнең беренче, икенче мәктәпләре, Җәлил гимназиясе, Сарман урта мәктәбе, Сарман гимназиясе, Петровка-Завод, Иске Кәшер, Иске Минзәләбаш мәктәпләре укучылары күрсәттеләр. Барлык укучылар да урта белем турында аттестат алдылар.
Район мәктәпләрендә профиль алды һәм профильле укытуга зур игътибар бирелә. Милли белем бирү актуаль мәсьәлә булып кала бирә. "Электрон мәктәп" системасы тормышка ашырыла. Физик мөмкинлекләре чикле булган 90 бала учетта тора. Опека һәм попечительлек карамагында 126 бала исәпләнә, 61 бала яңа гаиләләргә бирелгән, опекага 65 бала алынган.
Мәгариф системасының тагын бер мөһим юнәлеше - конкурентлылыкка сәләтле шәхес үстерү. Бу максаттан, балалар кече яшьтән үк авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күнекмәләре алалар. Өч мәктәп "Дәресләрдән соң мәктәп" проекты кысаларында республика эшмәкәрлек конкурсында катнашты, Җәлил беренче мәктәбе җиңүче исеменә лаек булды һәм грант алды.
Республика программасы кысаларында ике Җәлил мәктәбендә түбәләр, инженерлык коммуникацияләре төзекләндерелде, ишекләр алыштырылды. Район башлыгы, "Җәлилнефть" идарәсе җитәкчелеге ярдәме белән бу мәктәпләрдә түшәм, коридор, стеналар, спорт заллары, ашханә, мастерской, кабинетлар ремонтланды. Петровка-Завод, Зур Нөкрәй, Иске Кәшер, Сарман мәктәпләре, Сарман гимназиясендә дә ремонт эшләре алып барылды.
Барлык мәктәпләр лицензия алдылар.
Киңәшмәдә "Алгарыш" республика конкурсы җиңүчесе - Җәлил икенче мәктәбенең чит тел укытучысы Л.Нуртдинова чыгышы да тыңланды. Ул Америкада алган тәэсирләре белән уртаклашты. Республика конкурсы җиңүчесе - Җәлил беренче мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары О.Миллионтованың чыгышы "Дәресләрдән соң мәктәп" темасына багышланды. Поселокның алтынчы санлы балалар бакчасы тәрбиячесе Г.Баһаветдинова балаларны дәүләт телләренә өйрәтү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Киңәшмәгә йомгакны Л.Лисенкова ясады. Аның чыгышы Сарман муниципаль районы кысаларында мәгарифне модернизацияләүгә багышланды. Ул шулай ук быелгы җәйдә район мәктәпләрендә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләренә дә тукталды. "Сарман районы - республика мәгарифенең алтын фонды" - диде ул, район мәгарифе эшчәнлегенә югары бәя биреп. Үз чыгышында районда балаларга белем һәм тәрбия бирү өчен барлык мөмкинлекләр барлыгын билгеләп үтте, мәгариф системасында тормышка ашырыла торган проектларга тукталды.
Конференция ахырында югары нәтиҗәләргә ирешкән мәгариф хезмәткәрләренә РФ, ТР, район, мәгариф бүлеге бүләкләре тапшырылды.
З.Шәрипова.
РӘСЕМНӘРДӘ: районның иң алдынгы мәгариф хез-мәткәрләре Н.Закиров белән истәлеккә фотога төштеләр (1 нче биттә); югары нә-тиҗәләргә ирешкән мәгариф хезмәткәрләрен Л.Лисенкова тәбрикләде; киңәш-мәдә катнашучыларны "Мини мисс Татарстана-2012" республика конкурсының "Мисс Дюймовочка" номинациясендә беренче урынны алган Җәлил бишенче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Камилә Гафурова җыр белән сәламли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев