САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәп укучыларының кайсы очракта дистанцион укуга күчәчәкләре билгеле

Мәктәпләрне бүгенге көндә читтән торып укытуга тулысынча күчерү мөмкинлеге каралмый.

Мәктәпләрнең читтән торып укуга күчүе хәзерге вакытта каралмый. Сыйныфны, коронавирус белән авыруның өч һәм аннан күбрәк очрагы ачыкланган очракта, ике атналык дистанцион укытуга җибәрергә мөмкиннәр. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтте.

«Бүгенге көндә без мәктәпләрнең дистанцион укытуга күчүенең бер генә вариантын да карамыйбыз. Бердәнбер шундый мөмкинлек - ул бер сыйныфта коронавирус инфекциясе белән авырган өч баланың барлыкка килүе. Ул вакытта сыйныф, бәлки, ике атналык дистанцион укытуга күчерелер», - диде Патяшина.

Ул коронавирус белән грипптагы кебек система кулланылса, ягъни грипп вирусы аркасында мәктәп укучыларының 20 проценты булмагандагы кебек, мәктәп бер атна карантинга җибәрелә.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанга гриппка каршы балалар вакцинасы килүен хәбәр иткән иде.  

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев