САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөхәррәм абый сәяхәткә китәргә риза +ВИДЕО

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан республика Хөкүмәте ветераннар өчен оештырган круизда - “Валерий Чкалов” теплоходында Казан-Мәскәү-Казан маршруты буенча сәяхәттә Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзуллин Мөхәррәм Фәйзулла улы да катнашты.

- Эх, тагын бер ил гизеп кайтасы иде. Аякта йөргәндә, күзләр күргәндә, шәп булыр иде, - ди әле Мөхәррәм абый һаман да.
Яше барса да, егетләрдәй төз гәүдәле, юмор хисле, оста сүзле, көләч йөзле Мөхәррәм абыйга үз яшен бирүе дә кыен.
- 1944 елның октябрендә армиягә алганнар иде, 1957 елда гына туган якларыма кайттым. 13 ел хезмәт иттем. Биштәр асып чыгып киткәнемне хәтерлим. Селикса станциясенә барып төштек, барыбызны да бертөрле итеп киендерделәр, хәтта бер-беребезне танымый тордык, - ди ветеран.
Куйбышев шәһәрендә 398 нче запас ату полкында хезмәт итә ул. Кырык бишнең мартында аларның полкын фронтка җибәрергә дигән карар чыга, әмма аны ун көннән кире кагалар.
Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев