САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мияссәрә апа – Бөек Ватан сугышында катнашкан бердәнбер хатын-кыз ветеран

Иске Имән авылында улы Фәннүр, килене Ләйлә гаиләсендә яши ул. Аңа узган җәйдә 101 яшь тулды.

99 яше тулгач, көч-хәл белән күндереп, үзләренә алып кайталар аны балалары. Аңа кадәр берүзе яши.
- Сугыш вакытында ашаган кычытканнарның, үләннәрнең файдасыдыр инде. Нык булдык. Сугыш чыкканда, Мәскәүдә идек бит. Шуннан, 1600 грамм - ике көнлек икмәк нормасын алып, качып, Казанга кайтырга чыктык. Унсигез тәүлек буе интегеп, көч-хәл белән авылга кайтып җиттек, - дип, үткәннәрен искә төшерә Мияссәрә апа.
Кыш узуга, яз көне унөч кызны Тләнче Тамак хәрби комиссариатына комиссия үтәргә чакыралар. Әтисе, ат җигеп, шунда илтеп куя аларны. Өч кыз гына фронтка яраклы дип табыла.
- Товар вагоннарына утыртып, Ерак Көнчыгышка озаттылар, японнар белән сугыштык. 3 ел да 3 ай хезмәт иттем мин, - ди ул.
Вороновск аэродромында самолетлар төзәтә, ил оборонасында эшли Мияссәрә апа. Бөек Җиңүне якынайтуга аның да зур өлеше кергән.

Реклама

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев