САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөҗәһит абый чаңгыда шуарга ярата

Мөҗәһит абый чаңгыда шуарга ярата.

- Сугыш башланганда, 7 нче сыйныфта укый идем, зачет биреп йөргән вакыт. Әллә нинди хыяллар, уйлар иде күңелдә. Барысын да шул афәт юкка чыгарды. 1943 елның башында безгә дә чират җитте. Унҗидем тулып, бер генә ай узган иде, мине дә сугышка алдылар, - ди Шәйхелисламов Мөҗәһит Шәйхелислам улы. - Хәзер дә даны таралган Донецк, Луганск якларында фашистлар белән көрәштек. Шунда каты гына яраланып, бик озак госпитальдә яттым. Сәламәтлегем буенча 1 нче төркем инвалидлык биреп, туган ягыма кайтарып җибәрделәр. Авылга эшче көчләр җитми иде. Бераз ныгыгач, атлар карарга чакырдылар.
Сугыш беткән, дигән хәбәрне ишеткәч, җиргә ятып, туфракны тырмый-тырмый елаганын бүген дә хәтерли ветеран..
Аннан соңгы еллар да җиңелләрдән булмый әле. Төрле эштә эшләргә туры килә Мөҗәһит абыйга. Урманын да кисә, тракторда да эшли, ферма мөдире дә, бригадир да, учетчы да була.
Бүгенге көндә дә хәрәкәттә ул, тик торырга яратмый.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев