САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мисхәт абый Хәлилов юбилеена әзерләнә +ВИДЕО

Саклаубаш авылында гомер кичерүче Хәлилов Мизхәт Хәкимулла улы – Бөек Ватан сугышы ветераны.

Дәһшәтле сугыш утын кичкән ветеран бүгенге көндә тыныч, мул тормышта яшәвенә сөенеп бетә алмый. 1943 елның 1 февралендә сугышка алалар Мисхәт абыйны. Айга якын – 24 тәүлек поездда товар төягән вагонда Монголиягә кадәр баралар алар. Шуннан Япония чиге Уланцирян дигән шәһәрдә 175 нче артиллерия пунктында артиллерист булып хезмәт итә, соңрак япон сугышына җибәрәләр. Җиңү хәбәрен постта торганда ишетә. Сугыш беткәч, аларны кире торган җирләренә – Монголиягә кайтаралар. Анда 1948 елга кадәр хезмәт итә. Мизхәт абый - 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры.
Туган авылына кайткач, ветеринария фельдшеры, «Тукай» совхозында кладовщик булып эшли, бригадирлыктан лаеклы ялга чыга ул. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип, нәкъ менә Мизхәт абый кебекләр турында әйтәләрдер. Белмәгән эше юк ветеранның. Тимерчелек – аларның нәсел һөнәре. “Сөннәтче бабай”, диләр аның хакында Саклаубашта. Андый осталыкка да ия ул.
- Озак яшәвенең сере шунда: тәмәке тартмады, бер минут та эшсез тормый ул, - диләр балалары.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары, видеосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев