Минзәлә елгасы буенда хәстәрлек чаралары инде күптән күрелгән
Унысыннан да соңга калмас кебек.
Һәрнәрсәнең — үз җае, дигәндәй, яз да үз вакытында килсә генә, яхшы. Халык телендәге “хут суыклары”ның (иртә-кич суык, көндез җылы) да соңга калмавы кирәк. Аны ашлык башагы тулу өчен әйбәт, диләр.
Быелгы яздан һич тә зарланырлык түгел анысы. Бөек Тукаебыз әйтмешли, җиле дә вакытында исеп, кояшы да вакытында карый. Апрельне, гомумән, язның аеруча кайнап торган ае, дип йөртәләр: елгаларда бозлар кузгала, кояш иртәрәк карый торган яр буйларында, юка бозны тишеп, су чыга. Әлегә хафаланырлык урын юк – Татарстан елгаларындагы суның күләме нормага якын булыр, дип көтелә. Иң мөһиме – һава температурасының кисәк кенә җылытып җибәрмәве. Белгечләр ташу чорында район, авылларның географик үзенчәлеген исәпкә алырга кирәклеген дә искәртә. Гомумән, язга алдан хәстәрлек эшләре белән килү хәерле. Бу уңайдан Татарстан Министрлар Кабинетының, шул исәптән район Башкарма комитетының да, язгы чор белән бәйле хәвеф-хәтәрләрне кисәтү максатыннан башкарылырга тиешле эшләр хакындагы карарлары дөнья күрде. Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү идарәсенең әйдәп баручы консультанты Руслан Гайнемов әйтүенчә, иртә көздән елга тирәләрен чүп-чардан чистарту, кирәксез агач-куакларны кисү, 4 гидротехник корылмага ремонт үткәрү кебек эшләр башкарылган. Быел тагын 2 гидротехник корылмага ремонт үткәрү күздә тотыла.
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыга-нитә калса дип, су басу куркынычы булган җирлекләрдә халык арасында аңлату эшләре алып барыла, йорттан йортка кереп, киңәшләр язылган белешмәлекләр таратыла. Алдагы елларда районда язгы ташудан җитди зыян күрүчеләр булмады. Әмма яр буйларында яшәүчеләрнең ныгытылмаган нигезләреннән өй асларына, базларына су керү очраклары күзәтелгәләде. Әлбәттә, һәркем үз мөлкәте турында үзе кайгыртырга тиешле.
Авыл җирлекләре башлыкларына да бу чорда зур бурычлар йөкләнә. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев сөйләвеннән күренгәнчә, Минзәлә елгасы буенда хәстәрлек чаралары инде күптән күрелгән.
– Татар Илеге елгасындагы буаның да суы җибәрелде, боз җыелмасын өчен, киртәлекләре, култыксалар җыеп алынды. “ПМК-Мелиорация” ярдәме белән, су төшә торган урам-тыкрыкларны, күперчекле, чокырлы урыннарга куелган торбаларны карлы боздан арындыру, урам-тыкрыкларда, су агып китми торган урыннарда канаулар казу кебек эшләр башкарыла. Халык та су аеруча күп җыелучан урыннарда ерганаклар еруны сорап мөрәҗәгать итә. Бүгенге көндә шул гозерләрне үтәү – уйсу җирләргә җыелган суларны агызып җибәрү эшләре бара, - ди ул.
Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко да язгы чорны имин уздыру буенча барлык кирәкле эшләрне оештырырга кирәклеген ассызыклады. Ташуның торышын республикада экология самолетлары күзәтә. Пилотсыз очкычлар суның күтәрелү дәрәҗәсен, боз тыгылган, саклану дамбалары һәм буалар ерылып киткән урыннарны үзвакытында билгеләргә ярдәм итәчәк.
– Районда 22 буа бар. Шуларның иң зурысы — Ядекәүнеке. Ул су күләме буенча республикада – өченче урында. Ташу чорына тиешле чаралар күрелде, каналлар чистартылды. Бездә Шәрләрәмә белән Иске Имән су басу куркынычы янаган зонага керә. Андагы сулыклардагы суның күтәрелү дәрәҗәсен стационар гидропост күзәтеп тора. Күзәтүләр тәүлегенә ике тапкыр – иртә һәм кичен үткәрелә. Пост суның күтәрелү торышын хәбәр итә. Су кинәт кенә күтәрелү һәм көтелмәгән хәлләр килеп чыгу очраклары булганда, районда кирәкле техникалар, шулай ук ком, вак таш кебек материаль ресурслар җитәрлек күләмдә әзерләп куелган. Бер көймә бар. Ташу нык булып, елга тамакларына олы бозлар тыгылган очракта, аны шартлату мөмкинлеге дә булдырылган. Көннәр бу рәвешле торганда, Татарстанда язгы ташу 10 апрельдән дә соңга калмас кебек. Безнең районда да ул шул көнгә туры килер дип көтелә, - ди Руслан Гайнемов.
Язгы ташу чорында, район Башкарма комитеты җитәкчесенең карары нигезендә, елга буйларында оешма-предприятие вәкилләреннән кизүләр дә оештырыла. Әлбәттә, кешенең иминлеген тәэмин итү аның төрле экстремаль хәлләргә әзерлеге, гадәти булмаган шартларда үзен дөрес тота белүенә дә бәйле. Яхшы хуҗа язгы ташуга алдан әзерләнергә, аннан исән-имин чыгу өчен, тиешле чаралар күрергә, синоптикларның фаразларына игътибарлы булырга тиеш. Ә инде гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, иң беренче эш итеп, электр һәм газ приборларын сүндерергә, базлардагы азык-төлекне, булган кием-салымнарны, кыйммәтле әйберләрне өстәге катларга урнаштырырга, эчәргә яраклы су запасы булдырырга, кош-кортларын чормага алып менеп ябарга, эре терлекләрен калкулыкларга илтеп бәйләргә бурычлы. Иң мөһиме – теләсә нинди хәлдә дә паникага бирелмәү.
Роза Ганиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев