САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миннәхмәт абый туган көнен Җиңү көне белән бергә бәйрәм итә

Күтәмәле авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтдинов Миннәхмәт Мөхәммәтдин улы - җирлектә дәһшәтле сугышның тере шаһиты булган бердәнбер кеше.

Әллә Бөек Җиңүне көтеп алганга, әллә сугыш михнәтләре үзәгенә үткәнгә, хезмәттәш дуслары һәрвакыт исендә торгангамы, кайчан янына керсәң дә, Миннәхмәт абый үзе хезмәт иткән полк, часть турындагы мәгълүматны яттан, русча, бертоткарлыксыз әйтә дә бирә. Ул аның аңына сеңгән, күңеленә оялаган. Өченче Украина фронтының танкка каршы артиллериясенең хөҗүмчесе була ул.
16 яшьлек үсмер егетне, авылдашлары Әхмәтшин Зәки, Таза Чишмәдән Әхми абыйлар, Әскать Гарифуллин белән бергә ФЗӨгә эшкә җибәрәләр. Сталино шәһәрендә торып эшлиләр алар, аннан Донбасста шахтада хезмәт куялар.
- Өч тапкыр ашаталар иде. Бик җиңелләрдән булмады эш. Шунда, сугыш башланган, дигән хәбәрне ишеттек. Күбесе качып кайтып киттеләр. Безне, эвакуацияләп, Пензага алып киттеләр. Аннан Секретарка дигән авылга җибәреп, атарга, сугышырга өйрәттеләр. 18 яшь тулгач, сугышка алдылар. Ул вакыттан соң күп еллар үтте бит инде, - дип искә ала ветеран.
Румынияне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша ул. Бөек Җиңүне Будапештта каршы ала. 1947 елда гына сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Куркусыз көрәше, батырлыгы өчен, 2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Жуков медале һәм башка дәрәҗәле бүләкләргә ия була Миннәхмәт абый. Аннан инде колхозда тимерче булып эшли. Лаеклы ялга нефтьчеләр берләшмәсеннән чыга. Әмма эшсез торырга күнекмәгән ветеран өйдә утырырга ашыкмый әле. “Родина” колхозына янгынчы булып эшкә чыга. 72 яшенә кадәр шунда хезмәт куя. Тормыш иптәше Мөнҗия апа белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә ветеран кызы Рәсимә апа тәрбиясендә яши.
- Җиңү көнен каршы алырга әзерләнә әткәй, шифаханәдә ятып чыктык әле, “ремонт үттек”, - ди кызы.
Миннәхмәт абыйның туган көне дә май аенда.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев