САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Минем сорау бар иде”

Узган елда район Советына һәм Башкарма комитетка гражданнардан 688 мөрәҗәгать кергән. Бу, 2011 нче ел белән чагыштырганда, 19 процентка кимрәк. Район Советында дүшәмбедә узган киңәшмәдә гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр белән эшләү тәртибе, аларның ничек канәгатьләндерелүе турында үз чыгышында район Советының гомуми бүлек начальнигы Резедә Газизова сөйләде. Былтыр халыктан 688 мөрәҗәгать булып,...

Узган елда район Советына һәм Башкарма комитетка гражданнардан 688 мөрәҗәгать кергән. Бу, 2011 нче ел белән чагыштырганда, 19 процентка кимрәк.
Район Советында дүшәмбедә узган киңәшмәдә гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр белән эшләү тәртибе, аларның ничек канәгатьләндерелүе турында үз чыгышында район Советының гомуми бүлек начальнигы Резедә Газизова сөйләде. Былтыр халыктан 688 мөрәҗәгать булып, шуларның 82 проценты - язмача гаризалар рәвешендә, 14 проценты электрон каналлар аша кергән, 4 проценты җитәкчелек белән очрашу вакытында телдән җиткерелгән. Сарман авылы гражданнарыннан - 255, Җәлилдә яшәүчеләрдән - 71, башка авыл җирлекләреннән - 324, чит район һәм регионнардан 38 мөрәҗәгать кергән. 372 мөрәҗәгать буенча уңай карарлар чыгарылган, 168 мөрәҗәгать контрольгә алынган, 131е урыннарга барып тикшерелгән.
Район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итүчеләр, 2011 нче ел белән чагыштырганда, 19 процентка кимегән. Р.Газизова моны гражданнардан торак шартларын яхшыртуны, торак белән тәэмин итүне сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең кимүе белән аңлатты. Шулай да әле бу мәсьәләгә һәм торак төзелеше, шәхси хуҗалык алып бару өчен җир участогы бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать итүләр барлык мөрәҗәгатьләр арасында зур күпчелекне тәшкил итә. Шулай ук матди ярдәм сорап, юлларны төзекләндерүгә, торак-коммуналь хуҗалыгы, ТМШлар һәм авыл җирлекләре эшчәнлегенә кагылышлы мөрәҗәгатьләр бар. Барлык мөрәҗәгатьләр электрон документ әйләнеше системасында теркәлә, аларны үтәүнең контроль сроклары билгеләнә, мөрәҗәгать итүчегә җавап бирелгәннән соң сорау контрольдән алына.
Интернет кабул итү бүлмәсе, электрон почта аша 28 кеше мөрәҗәгать иткән. "Халык контроле" мәгълүмат системасы аша 6 мөрәҗәгать булган. Һәр атнаның сишәмбесендә 14.00 сәгатьтә гражданнарны шәхси кабул итү үткәрелә. Узган елда 98 кеше кабул итүгә килгән. Мөрәҗәгать итүчеләрнең гозерләренә җаваплар бирүдә аеруча Башкарма комитетның инфраструктур үсеш бүлеге, социаль яклау идарәсе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Җәлил поселогы һәм Сарман авыл җирлегенең әйбәт эшләүләре билгеләп үтелде. Гомумән, "Минем соравым бар иде" дип мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе дә игътибарсыз калдырылмый, һәм бу алга таба да шулай булачак. Р.Газизова мөрәҗәгатьләр белән эшләүне камилләштерү буенча алып барыла торган чараларга, "Электрон Хөкүмәт" документ әйләнеше системасының ничек тормышка ашырылуына да тукталды.
Киңәшмәдә шулай ук район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, РОСТО (ДОСААФ)ның район советы рәисе Фирдәвес Ганиев, Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Нур Сафин чыгышлары тыңланды. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров алып барды, күтәрелгән мәсьәләләр буенча җитәкчеләр, җаваплы хезмәткәрләр алдына бурычлар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев