САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

"Минем әнием – иң-иңе!" конкурсы. Сарманнан Ләйсән Хафизова әнисе Рәмиләгә изге теләкләрен җиткерә

Әни! Нинди тирән мәгънәле сүз, күпме серлелек ята бу сүздә. "Әни", диеп телебез ачыла, кыен чакта "әни", диеп елыйбыз, шатлык килгәндә "әни", диеп кычкырабыз. "Әни", дип әйткәч, авырлык килгәндә җиңел була, шатлык килгәндә күңелләрдә миһербан, шәфкать туа. Минем кадерле әнием! Дөньяның бернинди зиннәтенә дә алыштыра алмаслык әнием минем. Аның исеме...

Әни! Нинди тирән мәгънәле сүз, күпме серлелек ята бу сүздә. "Әни", диеп телебез ачыла, кыен чакта "әни", диеп елыйбыз, шатлык килгәндә "әни", диеп кычкырабыз. "Әни", дип әйткәч, авырлык килгәндә җиңел була, шатлык килгәндә күңелләрдә миһербан, шәфкать туа.

Минем кадерле әнием! Дөньяның бернинди зиннәтенә дә алыштыра алмаслык әнием минем. Аның исеме - Рәмилә. Ул яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегендә эшли.

Әниемнең җылы, назлы сүзләре, сөеп яратулары, йокымнан иркәләп уятулары, аның биргән киңәшләре, үзем үскәч тә, күңелемдә мәңге истә калыр. Бик нык яратам мин сине, әнием!

Җир йөзендә бөтен балаларның да әниләре булса иде, бер бала да "әни", дип әйтергә тилмермәсен иде. Әниләре булган балалар, әни кадерен белеп яшәсеннәр иде.

"Балам, күз нурым", дигән,

Олы җанлы, әни сүзедер.

Сабыена назын, мәхәббәтен

Җан өрүче - әни үзедер.

Без,балалар, әни каршысында

Мәңге бурычлыбыз, онытма!

"Әнием", дигән назлы, матур сүзгә

Лаеклы бул, аны югалтма!

Мин әниемә сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы телим. Әтием белән тигезлектә яшәргә һәм безне, балаларны, үстерергә язсын!

Ләйсән Хафизова, Сарман авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев