Минем әнием Тәслимә исемле. Ул район үзәк хастаханәсендә "Ашыгыч ярдәм" бүлегендә эшли. Эшендә дә, өйдә дә минем әнием - иң-иңе. Әни мине кечкенәдән үк, назлап, кулында йөртте, тәпи йөрергә, сөйләшергә өйрәтте. Хәзер мин дә әниемә терәк булырга тырышам, аңа һәрвакыт ярдәм итәм. Ашарга пешергәндә дә, өй җыештырганда да мин гел...
Минем әнием Тәслимә исемле. Ул район үзәк хастаханәсендә "Ашыгыч ярдәм" бүлегендә эшли. Эшендә дә, өйдә дә минем әнием - иң-иңе. Әни мине кечкенәдән үк, назлап, кулында йөртте, тәпи йөрергә, сөйләшергә өйрәтте. Хәзер мин дә әниемә терәк булырга тырышам, аңа һәрвакыт ярдәм итәм. Ашарга пешергәндә дә, өй җыештырганда да мин гел яраткан әниемә булышам, чөнки минем дә аның кебек яхшы хуҗабикә, бөтен кешегә дә ярдәмчел буласым килә. Мин - бәхетле бала, чөнки минем яраткан әнием белән әтием бар.
"Әни" диеп, язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз!
Һич ярамый
"Әни" сүзен таптарга.
Аделина Гәрәева, Сарман авылы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз