САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

"Минем әнием – иң-иңе!" конкурсы. Ләке кызы Вероника Подвалова әнисенә чиксез рәхмәтле

Ләке кызы Вероника Подвалова әнисе Татьяна Ивановнага чиксез рәхмәтле. "Әнием яшь чагындагы сыман чибәр", - ди ул. Вероника әнисенә шигырьләр аша рәхмәтләрен һәм хөрмәтен җиткерә. Әнием, рәхмәт cулыш биргән өчен. Cин бит миңа бу тормышта Якты кояш кебек кадерле. Кабул булсын кылган иманнарың. Сиңа булган барлык хисләрем дә, Рәхмәтем дә...

Ләке кызы Вероника Подвалова әнисе Татьяна Ивановнага чиксез рәхмәтле. "Әнием яшь чагындагы сыман чибәр", - ди ул. Вероника әнисенә шигырьләр аша рәхмәтләрен һәм хөрмәтен җиткерә.

Әнием, рәхмәт cулыш биргән өчен.

Cин бит миңа бу тормышта

Якты кояш кебек кадерле.

Кабул булсын кылган иманнарың.

Сиңа булган барлык хисләрем дә,

Рәхмәтем дә шушы юлларда.

Ярдәм итә миңа йөрәгеңнән чыккан җылы сүзең.

Рәхмәт әйтеп башны иям.

"Кеше" дигән, "Әни" дигән

Исемеңне горур саклыйсың.

Әниемнен кузләрендә дөньяның матурлыгы

Яз да түгел, жәй дә түгел,
Кыш көне син тугансын.
Ап ак карлар кебек үзең,
Шундый чибәр булгансын.

Син гүзәл дә, син чибәр дә,
Ясап куйган шикелле.

Котлы булсын, ямьле үтсен
Синен туган көннәрең.
Иминлектә, исәнлектә
Үтсен лә гомерләрең.

Карлар ява карлар ява
Синең туган көнеңдә
Бәхет шатлык, озын гомер
Бирсен ходай үзеңә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев