САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

"Минем бабай (әби) – җиңүче". Рангазардан Нияз Илдаров

Рангазар авылыннан Нияз Илдаровның бабасы - Газизов Зиннур Миргалим улы. "Бабай сугышка 17 яшьтә китә. Парадта 14 тапкыр катнаша. Жину Парадында почетлы караулда торырга лаек була. 1944 елда Ростов өлкәсе Новочеркасск шәһәрендә хезмәт башлаган егетне 3 айдан Мәскәү шәһәренә җибәрәләр. Анда эчке гаскәрләрдә хезмәт итә. Бөек Җиңүдән соң солдат Балтик...

Рангазар авылыннан Нияз Илдаровның бабасы - Газизов Зиннур Миргалим улы. "Бабай сугышка 17 яшьтә китә. Парадта 14 тапкыр катнаша. Жину Парадында почетлы караулда торырга лаек була. 1944 елда Ростов өлкәсе Новочеркасск шәһәрендә хезмәт башлаган егетне 3 айдан Мәскәү шәһәренә җибәрәләр. Анда эчке гаскәрләрдә хезмәт итә. Бөек Җиңүдән соң солдат Балтик буе илләренә китә. Каунас, Шаулай шәһәрләрендә була. Бик мөһим сәяси чарада - Югары Советка сайлауларны оештыруда ярдәм төркемендә катнаша. Хәрбиләрнең бурычы сайлауларны өзәргә тырышкан бандаларга каршы көрәшү була. 3 айдан соң янә үз частенә әйләнеп кайта. 1952 елда гына демобилизацияләнә", - дип язды безгә Нияз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев