САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның ун укучысы бәйрәм көннәрендә паспортлы булды

Узган атнада район үзәгендәге Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда районның ундүрт яше тулган ун укучысына паспорт тапшыру тантанасы үткәрелде. Ул Республика көненә багышланды.

Музей директоры Дания Кәшипова укучыларны иң элек паспорт тарихы белән таныштырды. Ул бик кызыклы. Россиядә беренче учет һәм документлаштыру эшләре 945 елга карый. Ә шәхесне законлы рәвештә раслау буенча беренче таләпләр 1649 елда ныгытыла. Петр I вакытында, халык хәрәкәтенә контрольлек итү өчен, паспорт системасы булдырыла. Совет власте җиңгәннән соң, паспорт системасы бетерелә, ләкин тиздән аны торгызу эшләре дә башлана. 1919 елда паспорт ролен үтәүче “хезмәт кенәгәләре” булдырыла. Шәхесне раслау өчен, метрика кенәгәләре һәм төрле мандатлар да кулланыла. 
Соңыннан укучыларга шушы ук темага караган видеофильм күрсәтелде. 
Район эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе өлкән инспекторы Гөлнара Фатыйхова паспот бирү тәртипләре, аңа нинди мәгълүматлар кертелүе, паспорт режимын бозган өчен нинди җаваплылык каралганлыгы белән таныштырды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады. Ә укучыларга паспорт тапшыру хокукы район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәевка тапшырылды. 
- Сез кулларыгызга паспортлар алдыгыз. Ул безнең – Россия гражданнарының төп документы. Сез аңа тап төшермәскә, Россия гражданы дигән исемне лаеклы йөртергә тырышырга тиешсез. Сезнең паспортларга матур сүзләр генә язылсын. Илебезнең, әти-әниләрегез, якыннарыгызның горурлыгы булып яшәгез! – диде ул, укучыларны шатлыклы көннәре белән тәбрик итеп. 
Әлфис Фәйзрахманович, бәйрәм бүләге итеп, музейга Казанның 1000 еллыгы уңаеннан чыгарылган тарихи китап тапшырды. 
Укучыларны паспорт алулары белән “Бердәм Россия” сәяси партиясе һәм аның “Яшь гвардия” оешмасы исеменнән партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Гөлүсә Харисова тәбрикләде һәм бүләкләп үтте. ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина да аларга матур теләкләрен җиткерде, викторина үткәреп, укучыларның чарада алган белемнәрен ныгытты. 
- Паспорт алу минем өчен зур сөенеч булды. Үземне хәзер Россиянең тулы хокуклы гражданы итеп саныйм. Үземне үсебрәк тә киткән тойдым. Паспорт алуым белән бер яктан горурлансам, икенче яктан, моның миңа зур җаваплылык та өстәгәнен аңлыйм, - диде Вадим Бормотин, бу көнге тәэсирләре белән уртаклашып. 
Зөлфия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев