САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мин дә янгын сүндерүче булам, - ди Зур Нөркәй нәниләре

Безнең бакчабызда янгынга каршы хезмәт күрсәтү отрядының Зур Нөркәй авылын саклау буенча пост җитәкчесе Рамил Миннуллин булып китте. Ул үзенең кызыклы, аңлаешлы сөйләме белән балаларның игътибарын тиз яулады.

Ул балаларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, янгын чыккан очракта өйдә үзләрен ничек тотарга, язгы чорда чүпләр яндырмаска, ут белән уйнамаска кирәклеген искәртте. Балалар презентация карап янгын чыкмасын өчен нишләргә кирәклеге, аннары янгын сүндерүче һөнәре белән якыннан таныштылар. Алар үзләрен янгын сүндерүчеләрнең киемнәрен киеп, коралларын тотып карап, үзләрен чын янгын сүндерүчеләр итеп хис иттеләр. Кызыксынуларына җавап табар өчен сорауларда бик күп бирделәр балалар. Бу очрашу балалар өчен бик мавыктыргыч булып кына калмады, ә аларның һәрберсендә “янгын сүндерүче” булу теләге туды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев