САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәмәгать тәртибен үтә

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Җәза үтәтү федераль хезмәте идарәсе белән берлектә игълан ителгән боерык нигезендә 30 нчы октябрьдән 5 нче ноябрьгә кадәр «Шартлы рәвештә хөкем ителүче» («Условник») операциясе үткәрелде. Аның максаты - рецидив һәм көнкүрештәге җинаятьчелек буенча хәлне тотрыклыландыру, эчке эшләр органнарында, җәза үтәтү инспекцияләрендә исәптә торучы затларга...

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Җәза үтәтү федераль хезмәте идарәсе белән берлектә игълан ителгән боерык нигезендә 30 нчы октябрьдән 5 нче ноябрьгә кадәр «Шартлы рәвештә хөкем ителүче» («Условник») операциясе үткәрелде. Аның максаты - рецидив һәм көнкүрештәге җинаятьчелек буенча хәлне тотрыклыландыру, эчке эшләр органнарында, җәза үтәтү инспекцияләрендә исәптә торучы затларга карата тәрбияви тәэсир итүнең нәтиҗәлелеген арттыру, алар тарафыннан кабат хокук бозуларны булдырмау. Операция барышында эчке эшләр бүлеге полициясенең участок уполномоченныйлары, балигъ булмаганнар белән эшләү төркеме һәм җәза үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә җәмгыятьтән араламыйча җәзага хөкем ителгәннәрне, иректән мәхрүм ителү урыннарыннан шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителгәннәрне, алкоголь һәм наркотиклар бәйлелегеннән җәфа чигүчеләрне, шулай ук эчке эшләр бүлегендә һәм җәза үтәтү инспекциясендә исәптә торучыларны тикшерү буенча рейдлар үткәрелде. Бүгенге көндә бүлектә һәм инспекциядә 300 дән артык шундый зат исәптә тора. Операция барышында аларның 161 е тикшерелде. Аларның яшәү шартлары белән танышылды, алар һәм андый затларның якыннары, уңай тәэсир ясый алырлык кешеләре белән әңгәмәләр үткәрелде. Җәмәгать тәртибен һәм җәза үтү шартларын бозучыларга карата тиешле чаралар күрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев