САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәмәгать судлары 20 еллыкларын билгеләп үтәләр

17 ноябрьдә Россия Федерациясенең җәмәгать судлары үзләренең эшчәнлекләренең 20 еллыгын билгеләп үтәләр.

“Мөһимлеге ягыннан кечкенәрәк” эшләрне карау максатыннан төзелсәләр дә, җәмгыятьтәге законлылыкны ныгытуда аларның хезмәте кечкенә түгел.
Закон проектларын эшләүче авторлар җәмәгать судларын башта 19 гасырда ук төзергә кирәклеген әйтәләр. 1858 елда бу хактагы тәкъдим яклау таба. Тагын берничә елдан Россиядә шактый катлаулы процесс - крепостное правоны кире кагу, крестьяннарны азат итү башлана. Бу вакыйга помещиклар белән крестьяннар арасында бик күп санда мөлкәти – утарларны бүлү, устав грамоталарын тормышка ашыру һәм башкалар турындагы бәхәсләргә сәбәпче була. Мондый бәхәсләрне хәл итү өчен, Александр II 1864 елда җәмәгать судын формалаштыра. Дәүләт территориясе җәмәгать округларына, соңгысы участокларга бүленә һәм һәр участокка җәмәгать судьясы билгеләнә. Суд участоклары халык санына карап формалаштырыла, һәр участокка 25000-35000 кеше туры килә. Җәмәгать юстициясе җирлек җыелышлары һәм шәһәр думалары тарафыннан сайланган. Ничек кенә булса да, карала торган вазифага түбән сыйныф вәкилләре дәгъва кыла алмаган, чөнки барлык судьяларга да хезмәтләре өчен акча каралмаган була. Әйтик, участок судьларына каралса да, почетлы судьялар хезмәт хакы алмаганнар. Шуңа күрә судья вазифасына хәлле кешеләр генә алына алган. Юридик белем мәҗбүри булмаган, әмма аларның хөкемгә тартылмавы, хезмәтеннән суд тарафыннан азат ителмәве, дәүләткә әҗәтләре булмау шарт итеп куелган. Дин, чиркәү әһелләре дә судья итеп сайланмаган. Почетлы һәм участок җәмәгать судьялары үзләренең вәкаләтләрен өч ел башкарган. Алар өч айга кадәр арест салу, ике елга кадәр эш йортына ябу, 300 сумнан артык булмаган штраф салу каралган эшләрне, шулай ук 500 сумнан артык булмаган зыянны эзләп алу, кешене кимсетү, мөлкәткә хокукны билгеләү, шәхси хәлләр һәм килешүләр буенча эшләрне караганнар.
Җәмәгать судлары институты формалашуның икенче этабы 1990 еллар һәм суд системасын үзгәртеп кору ихтыяҗы туу белән бәйле, чөнки суд системасы үзенә төшкән эш күләмен һәм бурычларны үтәп бетерә алмый башлый. Үзгәртеп корулар белән бәйле рәвештә, суд системасының эшчәнлеген көйләүче законнар кабул ителә. РСФСРның Суд реформасы концепциясе (24.10,1991) җәмәгать судларының тагы да мөһимрәк ролен күздә тота. 1996 елда Россия судлары системасында җәмәгать судларын беркетүче “Россия Федерациясенең суд системасы турында”гы законы кабул ителә. 1998 елда - “Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында”гы, аннан соң “Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары һәм судларының гомуми саны турында”гы законнар дөнья күрә. Ә җәмәгать судларының туган көне итеп аларның зур үзгәрешләр кичергән Россиядә эшли башлаган көннәре – 1999 елның 17 ноябре санала.
Безнең районда җәмәгать судларының ике участогы эшли. Аларда җәмәгать судьялары вазифаларын Айнур Хаҗиев һәм Илнур Юнысов башкаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев