Җәмәгать һәм сәүдә урыннарында битлек һәм перчатка кию мәҗбүри
12 майдан, өйдән чыкканда, битлек, перчатка кию мәҗбүри. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, битлек, перчатка кию, бер-берең белән аралашканда, дистанция саклау — тормышыбыз иминлеге өчен аеруча мөһим факторлар. “Сәүдә объектларында һәм җәмәгать транспортында битлектән тыш, мәҗбүри рәвештә перчаткалар да киеп йөрү мөһим. Битлек, перчаткалар һәм дистанция — хәзерге вакытта тормышыбызның аерылгысыз өлеше”, - дип билгеләп үтте ул. 12 майдан соң өйдән чыгу өчен смс-пропуск, яки белешмә алырга кирәк түгел.
ФОТО:https://pixabay.com/ru/photos/защитная-маска-защита-долг-каппы-5021416/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев