САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәгариф һөнәри берлегенең район оешмасы хатын-кызларга да ярдәмгә килә

.

Февральдә район Башкарма комитеты, мәгариф бүлеге югарыда һәм гомумроссия мәгарифе һөнәри берлегенең Сарман территориаль оешмасы арасында өчъяклы килешүгә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелүе турында без хәбәр иткән идек. Алар арасында бүгенге бәйрәмебезнең «гаеплеләре» – хатын-кызларга кагылышлылары да бар. Мисал өчен, үзгәрешләр һәм өстәмәләр нигезендә ундүрт яшькә кадәрге ике һәм аннан күбрәк баласы булган хезмәткәрләр, ундүрт яшькә кадәрге бала тәрбияләүче ялгыз әниләр 14 календарь көнгә кадәр түләүсез ялны үзләренә уңайлы вакытта ала алалар.
Гүзәл затлар өчен һөнәри берлек тарафыннан тагын нинди өстенлекләр каралган соң? Бу турыда район газетасының 4 март санындагы гомумроссия мәгарифе һөнәри берлегенең Сарман территориаль оешмасы рәисе Илдар Һадиев белән әңгәмәдән белә аласыз.
Илназ Дәүләтбаев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев