САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәгариф хезмәткәрләре киләсе уку елына ниләр планлаштыралар?

.

  • Бүген – 27 август көнне район педагогик хезмәткәрләренең август конференциясе үткәрелде. Ул быел “Сарман муниципаль районы мәгариф оешмаларының тәрбия эшчәнлеге: тәҗрибә, проблемалар, максатлар” дигән темага уздырылды.
    Конференция эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе милли мәгариф бүлеге начальнигы Энҗе Гыйззәтуллина катнашты.
    Энҗе Хәбировна иң элек район мәгариф оешмалары коллективлары һәм укучылар тарафыннан эшләнгән кул эшләре күргәзмәләрен карады. Соңыннан конференция үз эшен район мәдәният йорты залында дәвам итте. Конференциядә катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде. Ул соңгы елларда районның мәгариф тармагында башкарылган эшләргә, киләсе уку елында алда торган бурычларга тукталды, өстенлекле юнәлешләрне атады.
    Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров узган елга йомгак ясады, уңышлы һәм кимчелекле якларны билгеләп үтте, быелгы уку елына бурычлар белән таныштырды.
    Алдынгы мәктәпләрнең җитәкчеләре, җаваплы хезмәткәрләре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
    Энҗе Гыйззәтуллина республика күләмендә узган ел нәтиҗәләре, эшләп бетерәсе яклар, мәгариф тармагында алда торган бурычлар турында сөйләде, район мәгарифендәге уңай һәм эшчәнлекне арттырасы якларны атады.
    Соңыннан Энҗе Гыйззәтуллина, Фәрит Хөснуллин, Әлфәт Сабиров хезмәтләрендә югары уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә, юбилейларын билгеләп үтүче ветеран укытучыларга республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, район, мәгариф бүлеге бүләкләрен тапшырдылар. Әлфәт Сабиров быел гына педагоглар сафын тулыландырган яшь укытучыларга фатихасын бирде, матур теләкләрен җиткерде.
    Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев