САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәгариф хезмәткәрләре киңәште

Бүген, 23 август көнне, район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең ,август киңәшмәсе үткәрелде. Ул "Белем һәм тәрбия бирүдә милли юнәлеш: тәҗрибә һәм киләчәккә максатлар" дигән тема астында үтте. Киңәшмәдә катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде. Мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров узган уку елына йомгак ясады, киләчәккә бурычлар турында сөйләде. Сарман гимназиясенең...

Бүген, 23 август көнне, район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең ,август киңәшмәсе үткәрелде. Ул "Белем һәм тәрбия бирүдә милли юнәлеш: тәҗрибә һәм киләчәккә максатлар" дигән тема астында үтте.

Киңәшмәдә катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде. Мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров узган уку елына йомгак ясады, киләчәккә бурычлар турында сөйләде. Сарман гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раушания Мәтҗанова Сарман гимназиясендә милли белем һәм тәрбия бирү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Җәлил поселогының "Красная шапочка" балалар бакчасы мөдире Венера Сахина "Реализация этнокультурного компонента в условиях введения ФГОС ДО" дигән темага чыгыш ясады. Сарман аграр көллиятенең уку һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлшат Ширееваның чыгышы һөнәри белем бирү шартларында укучыларны милли-мәдәни рухта тәрбияләүгә багышланды.

Соңыннан тырыш хезмәтләре, хезмәттәге югары күрсәткечләре өчен төрле дәрәҗә бүләкләргә ия булган укытучылар һәм мәктәпләр бүләкләнде.

Киңәшмә кысаларында милли темага күргәзмә дә оештырылган иде. I урынга - Җәлил беренче, II урынга - Иске Кәшер, III урынга Саклаубаш мәктәпләре лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев