САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Медицина иминияте: хокукларыңны беләсеңме?

Билгеле булганча, 1994 нче елдан Россия Федерациясендә мәҗбүри һәм ирекле медицина иминияте гамәлдә. Мәҗбүри медицина иминиятләре килешүләре буенча иминиятләнүчеләр нинди хокукларга ия? Хокукларыннан файдалана алмаган очракта аларга нишләргә? 5 нче декабрьдә район үзәк хастаханәсендә үткәрелгән "Түгәрәк өстәл" шушы сорауларга җаваплар табарга булышты. Анда "Ак Барс Мед" иминият компаниясе" җәмгыятенең көньяк-көнчыгыш...

Билгеле булганча, 1994 нче елдан Россия Федерациясендә мәҗбүри һәм ирекле медицина иминияте гамәлдә. Мәҗбүри медицина иминиятләре килешүләре буенча иминиятләнүчеләр нинди хокукларга ия? Хокукларыннан файдалана алмаган очракта аларга нишләргә? 5 нче декабрьдә район үзәк хастаханәсендә үткәрелгән "Түгәрәк өстәл" шушы сорауларга җаваплар табарга булышты.
Анда "Ак Барс Мед" иминият компаниясе" җәмгыятенең көньяк-көнчыгыш төбәкара үзәге директоры Әлфия Шулепова, компаниянең Әлмәт филиалы иминиятләнгән затларның хокукларын яклау бүлеге начальнигы Әнвәр Насыйбуллин, компаниянең район вәкиллегенең баш белгече Әлфия Шакирова, район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасарлары Алсу Исламова, Лилия Биктимерова, Рөстәм Садыйков, Саклаубаш участок хастаханәсе баш табибы Раушан Мифтахов, иминиятләнүче затлар һәм башкалар катнаштылар.
"Без мондый очрашуларны республиканың башка районнарында да үткәрәбез. Медицина учреждениеләренең җаваплы хезмәткәрләре, иминиятләнүчеләр белән очрашып, аларны нинди проблемалар борчыганын ачыкларга, иминиятләнүче затларның нинди хокукларга ия булуларын аңлатырга тырышабыз. Соңгылары арасында үз хокукларын белеп бетермәүчеләр дә бар", - диде, очрашуны ачып, Ә.Шулепова.
Ә.Насыйбуллин чыгышыннан күренгәнчә, быелгы елда Сарман район үзәк хастаханәсендә медицина хезмәте күрсәтү белән бәйле сораулар белән иминият компаниясенә 165 кеше мөрәҗәгать иткән. Иминиятләнүчеләрне иң борчыган сорау - медицина хезмәте күрсәтү эшен оештыру. Иминиятләнүче затлар арасында шулай ук медицина учреждениесен, табиб сайлау, медицина хезмәте күрсәткәндә дарулар белән тәэмин итү, күрсәтелгән медицина хезмәте өчен түләү алу, ВТЭКка документлар әзерләү һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр дә булган.
"Түгәрәк өстәл"дә катнашучы иминиятләнүче затлар җаваплы хезмәткәрләргә үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Әйтик, 2011 нче елның 31 нче декабрендә срогы чыккан полисны ничек озайтырга? Алынган җаваптан күренгәнчә, срогы чыккан полислар да - әлегә гамәлдә. Шунысын да әйтергә кирәк, иминият полисы кенәгәсендә "Ак Барс Мед" иминият компаниясе контакт-үзәгенең телефон номеры күрсәтелгән.
Аның буенча тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратып, үзеңне борчыган сорауларга җавап алып була. Шалтырату - түләүсез. Ә менә Сарманда яшәүче иминиятләнүче затлар өчен Әлмәт, Казан хастаханәләрендә медицина хезмәте ничек күрсәтелергә тиеш: түләүлеме яки түләүсезме? Район үзәк хастаханәсеннән юллама булган очракта, медицина хезмәте аларда да бушка күрсәтелергә тиеш. Юллама медицина учреждениесе тарафыннан гына бирелә, аны иминият компанияләре бирә алмый. Иминият компанияләреннән гарантия хаты да кирәк түгел. Ә инде ирекле медицина иминияте килешүе буенча иминиятләнүчеләр Әлмәт, Чаллы, Казан хастаханәләрендә түләүсез медицина хезмәтенә исәп тота алмыйлар. Еш кына очракларда авырулар шәһәр хастаханәсенә бару өчен медицина картасын кулга бирүне сорыйлар. Бу - урынсыз. Кулга карта түгел, аның күчермәсе яки кисемтә генә бирелә ала.
Соңгы вакытларда район үзәк хастаханәсе кадрлар белән тагы да тулыландырылды. Ләкин читтән килеп эшләүче нарколог кебек белгечкә чират әле дә зур. "Үзебезнең наркологны булдыру өстендә эшлибез. Бу гамәлгә ашырылса, чират мәсьәләсе дә хәл ителәчәк", - диде Р.Садыйков. Шунысын да әйтергә кирәк: район үзәк хастаханәсендә табибка чиратка телефон яки интернет аша язылырга мөмкин. Шулай ук электрон чиратны гамәлгә кертү буенча эш алып барыла. Ә медицина учреждениесендә кирәкле белгеч яки җиһаз булмау сәбәпле планлы медицина хезмәте ала алмаган очракта нишләргә? Учреждение сезгә медицина хезмәте күрсәтергә яки түләүсез башка медицина учреждениесенә юллама бирергә бурычлы. Ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган очракта, медицина полисы яки шәхесне раслаучы документыгыз булу-булмауга карамастан, сезгә ярдәм күрсәтелергә тиеш. Медицина хезмәтенең сыйфатыннан канәгать булмаган очракта иминият компаниясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Үзегез мөрәҗәгать иткән медицина учреждениесендә медицина хезмәте түләүле яки түләүсез булырга тиешлекне белү өчен дә иминият компаниясенә мөрәҗәгать итәргә була.
Билгеле булганча, киләчәктә медицина полисларын яңа үрнәктәгегә алыштыру күздә тотыла. "Ак Барс Мед" компаниясенең район вәкиллеге баш белгече Ә.Шакирова хәбәр иткәнчә, кулдагы полисларның барысы да 2014 нче елның 1 нче январена кадәр республика территориясендә гамәлдә. Әгәр дә медицина учреждениесендә, полисыгызны гамәлдә түгел (фамилия алыштырган, хата киткән һәм башка шундый очракларда), дип табалар икән, иминият компаниясенең район вәкиллегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Анда сезгә полисыгызның гамәлдә булу-булмавы турында төгәл җавап бирәчәкләр, гамәлдә булмаса, алыштырачаклар. Ә республикадан чит төбәкләргә, якын чит илгә озак вакытка кунакка баручыларга нишләргә соң? Бу очракта иминият компаниясенең район вәкиллегенә мөрәҗәгать итәргә һәм яңа полис алырга кирәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X