Мәдәниятне үстерүгә грант зур ярдәм итә. Регионнарда социаль һәм агарту инициативаларына ярдәм йөзеннән, “Татнефть” хәйрия фонды бишенче тапкыр инде грант алу буенча бәйге үткәрә.
Эшләр 8 номинациядә бәяләнеп, аның нәтиҗәләре дә билгеле. Грантка ия булучылар арасында безнекеләр дә бар.
- “Мәдәният һәм сәнгать” номинациясендә җиңеп, Сарман балалар сәнгать мәктәбе татар милли орнаментлы аяк киемнәре тектерү өчен 140 мең сум грант алачак.
- “Йомшак катлам халыкны яклау” номинациясендә "Картаймыйбыз әле - Не стареем!” проекты белән Җәлил поселогы “Ак калфак”, “Родники” коллективлары өчен баян һәм аппаратура комплекты алырга 232,500 сумлык грантлы булачак.
- “Тарихи мирасны саклау” номинациясендә Яхшыбай туган якны өйрәнү музеена 165,315 сум биреләчәк.
Җәмгыять тарафыннан мондый күләмле ярдәм - мәдәният хезмәткәрләренә, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга, сәхнә ветераннарына, укытучыларга хезмәтләрендә зур бүләк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз