САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөбәширә апа гомер бәйрәмен билгеләп үтә

.

Кичә – 27 август көнне Морбаш авылында яшәүче тыл ветераны Таҗетдинова Мөбәширә Таҗетдин кызына 90 яшь тулды. Ул шушы авылда туып үсә, гомерен туган ягына багышлый. Аны гомер бәйрәме белән халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова тәбрикләде. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга матур теләкләрен шулай ук Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов, җирлек ветераннар советы рәисе Рәмзия Харисова җиткерделәр.
Мөбәширә апа турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X