Май аенда районда 2 янгын булган
Татарстан Республикасының Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге баш инспекторы Радик Госманов: "Бөек Җиңү бәйрәме көннәрендә районда гадәттән тыш хәлләр булмады", - дип белдерде. Бәйрәмнәрнең хәвеф-хәтәрсез үтүе - куанычлы күренеш. Ә менә май аена чыккач, районда 2 янгын очрагы булган. 3 май көнне район үзәгендәге Куйбышев урамында 1 сарай...
Татарстан Республикасының Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге баш инспекторы Радик Госманов: "Бөек Җиңү бәйрәме көннәрендә районда гадәттән тыш хәлләр булмады", - дип белдерде. Бәйрәмнәрнең хәвеф-хәтәрсез үтүе - куанычлы күренеш. Ә менә май аена чыккач, районда 2 янгын очрагы булган. 3 май көнне район үзәгендәге Куйбышев урамында 1 сарай янган. 6 май көнне Яшьләр урамында төзелеп бетмәгән йортта янгын чыккан. Һәр ике очрак буенча тикшерү эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев