САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Махсус операция буенча эшче төркем координаторы хәрбиләргә ярдәм чаралары турында сөйләде

Татарстанда махсус операция буенча эшче төркем координаторы, «Бердәм Россиянең хатын-кызлар хәрәкәте» федераль партия проектының төбәк координаторы, ТР Дәүләт Советында хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт — Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева республикада махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә күрсәтелә торган төп ярдәм чаралары турында сөйләде һәм әлеге мәсьәләнең парламентарийларның игътибар үзәгендә булуын искәртте.

«Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хезмәт итүче хәрбиләргә 360 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түләнә, бүгенге көндә солдатларга 400 миллион сумга якын акча күчерелгән инде. Моннан тыш, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга 305 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түләү турындагы указны имзалады. Аны мобилизацияләнгән гражданнар да, 2023 елның 31 августыннан соң контракт төзүчеләр дә алачак, указ быелның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак», - дип ачыклык кертте Алсу Нәбиева.

Моннан тыш, парламентарий махсус операциядә катнашучыларның балаларына күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында искәртте.

«Узган елдан республикада һәр балага 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү билгеләнде, бүгенге көндә 13 меңгә якын бала шул ярдәмне ала. Төбәк дәрәҗәсендә мобилизацияләнгән гражданнар транспорт чараларына салымнан азат ителә, шулай ук участоклар һәм йортларга газ үткәргән өчен 100 мең сум күләмендә компенсация каралган, кредит каникуллары бирелә, бушлай юридик ярдәм күрсәтелә. Моннан тыш, тагын бер ярдәм чарасы (махсус операциядә катнашучыларга җир кишәрлеге бирү) каралачак», - дип искәртте махсус хәрби операция буенча эшче төркем координаторы.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» оештырган «Россия Геройлары. Республика Геройлары» фотокүргәзмәсен ачу тантанасында фондның эшчәнлеге, Татарстанда хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү турында сөйләгән иде.

Махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча эшче төркем Президент боерыгы белән оештырылган. Аны Федерация Советының беренче вице-спикеры, «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы секретаре Андрей Турчак җитәкләде. Эшче төркем составына федераль парламентның ике палатасы һәм барлык парламент партияләре, Саклану министрлыгы вәкилләре, иҗтимагый оешма лидерлары, хәрби хәбәрчеләр керде.

Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/maxsus-operaciya-buenca-esce-torkem-koordinatory-xarbilarga-yardam-caralary-turynda-soilade-5878284

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев