САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матурлык яратучы районнар рейтингы билгеле булды

«КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнарда урам концертлары уздырачак. Бу атна рейтингында беренче өчлектә - Сарман, Актаныш, Нурлат районнары.

«КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнар рейтингының беренче нәтиҗәләрен игълан итте. Рейтингта алдынгы урыннарда торган районнарга радио «Мин матурлык эзләп йөрим» дигән автомарафон белән килеп, урам концертлары куячак. 

Рейтинг ВКонтакте социаль челтәрендә оештырылган тавыш бирү нәтиҗәләре буенча төзелә. 

«Мин матурлык эзләп йөрим...» автомарафонының маршруты языла башлады. Бу атнада иң күп тавыш җыйган кала-салалар исемлеген Сарман җитәкли. Икенче урында Актаныш, өченче булып Нурлат тора. Димәк, әгәр тавыш бирү нәтиҗәсенә якын көннәрдә үзгәреш кертелмәсә, “Китап”лылар матурлык эзләп Сарманга юл тотачак», – диде радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов. 

Тавыш бирү дәвам итә. Бер атнада 900гә якын кеше тавыш бирүдә катнашкан. 

Реклама

Хәзерге вакытта автомарафонга әзерлек бара. Урам концертларында, «КИТАП FM» алып килгән җырчылар, артистлар, шагыйрьләрдән тыш, райондагы сәнгатькәрләр һәм үзешчәннәр дә катнашыр дип көтелә.  

«Сез чакырыгыз, без киләбез!» – дип өнди Алмаз Миргаязов. 

«КИТАП FM» радиосы Казанда 98,6 FM  ешлыгында эшли, аны шулай ук смартфоннарга йөкләп тыңларга мөмкин. Радионы йөкләп тыңлаучылар саны ике елда 20 меңнән артып китте. Радио матур татар җырларын, әдәби әсәрләрдән өзекләр, шигырьләр яңгырата. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X