Матурлык салоныннан 4 каш белән кайтып киткән [+ФОТО]

FOX4 News мәгълүмат порталы хәбәр итүенчә, бер ханым, матурлык салонына баргач, аннан 4 каш белән кайтып китә.

Джэми Ледбеттерның яшьтән үк кашлары аксыл төстә була. Узган елның ноябрендә 42 яшьлек америкалы ханымга кызлары 250 долларлык купон бүләк итә.

Әмма, кызганычка каршы косметолог эшен тиешенчә башкармаган булып чыга. Нәтиҗәдә Ледбеттерның йөзендә  табигать яратканча 2 түгел, ә 4 (!) каш хасил була.   

 

 Ханым косметолог хатасын макияж белән яшерергә тели, ләкин барлык тырышулар юкка була. «Моны дошманыма да теләмәс идем. Бу хәл минем үзбәямне тулысынча юкка чыгарды, - дип сөйли Д.Ледбеттер. – Мин нишләргә дә белмәдем. Ул вакытта  бер егет белән очрашып йөри идем, бу вакыйгадан соң ул мине ташлады».  

 Әле исә косметолог корбаны булган Джэми тире тергезү буенча махсус курс үтә, якынча исәпләүләр буенча, аның бәясе -  1000 доллар (64,4 мең сум). Каш төзәтәм дип күз чыгарган салон хезмәткәре күп тә үтми косметолог карьерасын ташлаган.    

 

Автор: Ә.Шакирҗанова

http://sahne.ru/kheberler/11136.html

Фото: fox4kc.com порталындагы видеодан кадр,

https://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    6 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша