Матбугат үзәгеннән вак бәлеш рецепты

Кирәк булачак (бер бәлешкә): 70 г. ит, 15 г. дөге, 20 г. башлы суга, сары май, тоз, борыч, шупа. Иң элек ачы камыр басыла. Моның өчен җылы сөткә чүпрә,шикәр комы, тоз, май салалар. Йомырка сытып яхшылап тулгыйлар һәм он өстәп камыр басалар. Җылы, караңгы урынга калдырып торалар. Камыр 25-30 минуттан...

Кирәк булачак (бер бәлешкә): 70 г. ит, 15 г. дөге, 20 г. башлы суга, сары май, тоз, борыч, шупа.

Иң элек ачы камыр басыла. Моның өчен җылы сөткә чүпрә,шикәр комы, тоз, май салалар. Йомырка сытып яхшылап тулгыйлар һәм он өстәп камыр басалар. Җылы, караңгы урынга калдырып торалар. Камыр 25-30 минуттан әзер була.

Симез итне юып, вак итеп турыйлар. Дөгене кайнап торган тозлы суга салып бүрттерәләр. Ит, дөгегә вак итеп туралган суган,тоз,борыч, бераз май кушып яхшылап болгаталар. Әзер камырны 90г чамасына бүлеп, чынаяк тәлинкәсе кадәр җәяләр. Уртасына 100г чамасы эчлек салып чыгалар. Камырның читләрен күтәртеп бөгеп чыгалар. Камырны тулаем ябып бетермичә, бераз ачык килеш калдыралар.

Ясалган бәлешләрне майлаган табага тезәләр. 10-15 минут кабарткач мичкә тыгалар. Тагын 10-15 минуттан йомырка сарысы белән майлап, шулпа өстиләр дә янә мичкә куялар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 13 апрель 2021 - 09:54
    Башкортстан кызы Лилия Шагалеева туган телендә Газиз Әбделмәновның шигырен укый!
  • 25 март 2021 - 14:07
    Фирдүс Тямаев Сарайлы авылына кабат кайтачак
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.