САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән "Кырмыска торты" рецепты.

Башта 1 кап ак майны (майлылыгы 82 яисә 72 проценттан да ким булмаганны) эретергә куясы. Ул эреп беткәндәрәк 3 аш кашыгы шикәр комы салып, әкрен генә болгата-болгата шикәрне эретеп бетерәсе. Май суынуга, өстенә 3 аш кашыгы каймак (кибетнекен) саласы, аннары онга 2 чәй калагы камыр йомшарткыч өстәп, каты гына итеп...

Башта 1 кап ак майны (майлылыгы 82 яисә 72 проценттан да ким булмаганны) эретергә куясы. Ул эреп беткәндәрәк 3 аш кашыгы шикәр комы салып, әкрен генә болгата-болгата шикәрне эретеп бетерәсе.
Май суынуга, өстенә 3 аш кашыгы каймак (кибетнекен) саласы, аннары онга 2 чәй калагы камыр йомшарткыч өстәп, каты гына итеп камыр басасы.
Шуннан аны туңдыргычка куеп торасы.
Бераз ял иткәч, я иттарткыч аша, я кыргыч аша чыгарып, камырны табага тезәсе.
Алдан җылынырга куелган духовкада 15-20 минут чамасы (кызара башлаганчы) пешереп аласы.
Крем: бер банка куертылган сөткә (вареная сгущенкага) 1 каптан чак кына азрак йомшарган ак май салып туглыйсы. Искәрмә: май кушмасаң, торт корырак килеп чыга.
Аннары вакланган камырны кремы белән бутап, тыгызламыйча гына тәлинкәгә өеп, өстенә мәк сибәсе. Бу ризыкның өстен эретелгән яисә кыргычтан уылган шоколад сипсәң яхшы була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев